“Ел хатын-кызы” бәйгесендә җиңү яулаганнар президент белән очрашуга китте
Көн темасы

“Ел хатын-кызы” бәйгесендә җиңү яулаганнар президент белән очрашуга китте

Районның "Ел хатын-кызы" бәйгесендә җиңү яулаган гүзәл затлар 8 март бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга китте.

Алар арасында ир солтаны - Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе директоры Фәнис Вәлиев та бар. Шулай ук "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" - Рәйсә Имамиева, Саба лесхозы сувенир цехы эшчесе - Әлфия Яруллина, Кече Шыңар авыл клубы сәнгать җитәкчесе - Әлфия Шәйдуллина, Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Ләйсән Хәлилова.


Нет комментариев