Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фермада эш җитәрлек

Кышлату чоры хезмәт вазифасы терлекчелек белән бәйләнгән һәр хезмәт кешесеннән олы җаваплылык таләп итә.

Атна-ун көн саен һәр дүрт хуҗалыкның җитәкчеләре белән зооветеринария белгечләрен, ясалма орлыкландыру техникларын һәм ферма мөдирләренең эшчәнлекләре белән танышуның дә төп асылы шунда. Аның чираттагысы "Саба" җәмгыятенең "Тимершык" филиалы базасында "Туган як", "Симет", "Болгар" җәмгыятьләре белән берлектә уздырылды. Киңәшмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Илсур Латыйповның унбер айда сөт җитештерү күрсәткечләрен анализлауга багышланган чыгышы белән башланды. Сөт җитештерү узган елның шушы чорына карата "Туган як" җәмгыятендә 1094 центнерга, "Тимершык"та - 1786, "Болгар" белән "Симет" җәмгыятьләрендә 954-358 центнерга кимрәк тәшкил итсә, әлеге күрсәткеч район буенча уртача 2990 центнерга артыграк. Декабрь аенда да сөт җитештерүдә үсешнең 108 процент булуы куандыра. Мәсәлән, "Сатыш" филиалында 1 декабрьгә 27023 центнер сөт җитештерелде, ул былтырга карата 4438 центнерга артыграк. "Курсабаш", "Алтын Саба-М", "Юлбат" җәмгыятьләре, "Мичән" филиалы, "Мөхәммәтшин" крестьян (фермер) хуҗалыгында да сөтчелек тармагында нәтиҗәле уңышларга ирешелә. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев