Финанс учреждениеләр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз
Хөрмәтле финанс учреждениеләр хезмәткәрләре! 2011 елдан 8 сентябрьдә билгеләп үтелә башлаган Финанс хезмәткәрләре көне дәүләт өчен финанс системасының мөһимлеген тану булып тора. Финанс эше зур җаваплылык һәм төгәллек таләп итә.
Гомерләрен шушы өлкәгә багышлаган кешеләр хезмәткә җитди мөнәсәбәт, саннар баганасы артында бюджет, җирле үзидарәләр мәнфәгатьләрен күрү осталыгы белән аерылып тора. Районыбызда яңа социаль объектлар төзелә, учреждениеләрнең нормаль эшчәнлеге тәэмин ителә, акча ресурслары рациональ бүленә, хезмәт хаклары вакытында түләнә. Болар барысы да финанс-бюджет палатсы, казначылык хезмәте җитәкче-белгечләренең тырышлыгы, җаваплылыгы нәтиҗәсе. Һөнәри бәйрәм көнендә район финанс хезмәткәрләренә һәм ветераннарына зур ихтирам-хөрмәт хисләре белдерәсе, рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, нәтиҗәле эш, ниятләнелгән эшләренең тормышка ашуын телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев