Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Грипп “ишек шакый”: сакланып йөрик

Бернинди имеш-мимешләргә карамыйча, гриппка каршы прививканы ясатырга кирәк.


Бүген бу хакта Министрлар кабинетында узган очрашуда Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белән ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов беравыздан әйтте.

Марина Патяшина сүзләренчә, ел башында грипп 12 гыйнварда "баш калкытып", 14 атна дәвам иткән, 23 февраль - 1 март аралыгында аеруча "котырган". Олылар белән чагыштырганда, балалар арасында авыручылар саны ике тапкыр күбрәк булган. 2014 елда Татарстанда 1 008 235 кешегә (республика халкының 26 проценты) гриппка каршы прививка ясалган.

Быел вирус 7 сентябрьдән үк "ишек шакый" башлаган, әмма бу гаҗәп тә түгел, чөнки һава торышы гел үзгәреп тора. Билгеле булганча, вирус коры һәм суык көннәрдә тиз тарала. Соңгы атнада (28.09-04.10) 12 202 ОРВИ очрагы теркәлгән. Гриппны вакытында кисәтү өчен, прививка ясатырга иң кулай вакыт - сентябрь-октябрь айлары.

Шәһри Казан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X