Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле райондашлар! Россия көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! Илебез 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтә.

Россия көне - бәйсезлек, Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерү бәйрәме. Безне, кайда гына яшәсәк, нинди телдә сөйләшсәк тә, Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Дәүләтнең куәте һәм даны һәр кешенең уңышыннан һәм хезмәтеннән барлыкка килә. Моның шулай икәнлеге декларация кабул итүдән соң узган 25 елдагы үзгәрешләр белән ачык раслана. Сәнәгатьтәге, рухи өлкәдәге, халыкның көнкүрешен яхшырту юнәлешендәге казанышларны без ачык тоябыз, анда районыбыз, димәк үз өлешебез барлыгына куаныч кичерәбез.
Сабалылар моны яхшы аңлап, уртак уңышка үз өлешләрен кертәләр, районыбыз көннән-көн үсә, матурлана. Район - республикада, ә Татарстан Россиядә лаеклы үз урынын алып тора. Без моның белән ихлас горурланабыз. Бу бәйрәм барыбызда да Ватанга мәхәббәт хисләрен арттырсын.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да гомумдәүләт бәйрәме белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, йортларыгызга иминлек, гаилә бәхете, зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев