Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Хәвефсезлек таләбе

    Хәзер кибет киштәләрендәге товарларның, азык-төлек продуктларының төрлелегеннән күзләр камаша. Муллык.

    Әмма сыйфат, продукция хәвефсезлеге дигән төшенчәләр дә бар әле. Тикмәгә генә кулланучыларның хокукларын яклау, санитария иминлеге турындагы законнар гамәлгә кермәгән. Безнең районда әлеге законнарның үтәлешенә Роспотребнадзорның республика идарәсе Саба территориаль бүлеге "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Саба филиалы белгечләре күзәтчелек итә.

    Әлеге контрольлек итүче орган белгечләре бу атнада чираттагы планлы тикшерүне җаваплылыгы чикләнгән "Нарат" җәмгыяте кибетләрендә үткәрделәр. Белгечләр үз вазифаларын яхшы белә, оператив эшли, башкалар игътибар итмәгән кимчелекләрне дә тиз күреп ала. Бурычлары шул: кулланучылар кибетләрдән сатып алган, тиз бозылучан продуктлардан зарарланмасын һәм массакүләм авырулар (агуланулар) таралуга юл куелмасын. Шул максаттан филиалның санитария табибы ярдәмчесе Т.Ханнанова колбаса, сыр кисү такталарыннан, сатучыларның халатларыннан махсус юдырып алган пробалар, шулай ук ашамлыклар үзләре бактериологик анализлар ясау өчен лабораторияләргә җибәреләчәк һәм өч көннән нәтиҗәләре билгеле булачак. Генетик яктан модификацияләнмәгәнме-юкмы икәнлекне тикшерү өчен Кытайда ясалган кукуруз консервасы алынды. Анализга җибәрү өчен продукциянең кайда җитештерелүе дә мөһим, билгеле. Еш кына кибетләрдә товарларга әнә шундый мәгълүмат җитенкерәми. Планлы тикшерү үткәрүчеләр "Нарат" җәмгыяте кибетләрендә дә кайда эшләнгәне язылмаган продуктлар таптылар. Кайчак моңа сатучылар үзләре дә гаепле. Ягъни пакетлардагы продуктлар киштәгә тезелә, ә алары салынган зур кәгазь тартмалар ташлана. Нәтиҗәдә товар турында мәгълүмат юкка чыга. "Тартмаларны продукция сатылып беткәнче ташламаска кирәк",- дип аңлаттылар белгечләр. Әйтик, составында йод барлыгы күрсәтелгән тозда анализ вакытында әлеге элементның юклыгы ачыклана икән, кайда чыкканы билгеле булмаса, дәгъваны кемгә белдерәсең?

    Тикшерү барышында сатучылар тарафыннан да сәүдә кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Мисал өчен, җәмгыятьнең Сатыштагы кибетендә рөхсәт ителгән максималь бәясе 25 сум булып торып та, 27 сумга сату өчен куелган "Максим" сигареты, суыткычта киселгәннән соң 12 сәгатьтән артык тотылган колбаса табылды. "Әгәр колбаса, сыр кисеп сатыла икән, суыткычта калганы 12 сәгать эчендә сатып бетерелергә тиеш. Бетмәгән очракта, аны сатудан алырга кирәк",- дип аңлатты Роспотребнадзорның Саба территориаль бүлеге баш белгече-эксперты И.Исмәгыйлев. Хезмәттәше Ә.Степанова (рәсемдә) эшләнү срогы язылмаган тортларны тикшереп, аларга хәтта кем тарафыннан үлчәп төрелгәненә (фасовка) кадәр язылган булырга тиешлегенә басым ясады. Белгеч-экспертлар ачыклаганча, товарларда кулланучыларга закон нигезендә җиткерелергә тиешле мәгълүмат аз, кайберләренә бәя күрсәткечләре дә дөрес язылмаган иде.

    Тикшерү барышында сатучыларның сәүдә кагыйдәләренең кайбер пунктларын белеп бетермәүләре дә сизелде. Килдебәк кибетендә, мәсәлән, экспертлар прилавкага киштәдән алынган ике консерв савыты китереп куйгач, сатучы яраклылык вакыты өч ел бит әле аларның, дип аптырашка да калды. Баксаң, алар яньчелгән икән, ә андый хәлгә килгән продукция, билгеле, сатылырга тиеш түгел.

    Шунысы игътибарга лаек: "Нарат" җәмгыяте кибетләренә сатып алучылар күп йөри икән. Явлаштау кибете ишеген, мәсәлән, тикшерү барышында гына да дистәдән артык кеше шакыды. Кайбер продуктларның бәяләре дә супермаркет исеме алган сәүдә нокталарындагыларга караганда чагыштырмача арзанрак та әле. Сыйфатсыз, срогы чыккан ашамлыклар белән сатып алучыларның күңелен генә кайтармаска кирәк.

    Автор фотосы

     

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: