Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиде кат уйлыйк

Билгеле булганча, федераль ташламаларга хокуклылар 2014 елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан (соцпакет) файдаланырга яисә аннан баш тартырга тели икән, 2013 елның 1 октябренә кадәр, Пенсия фондының район идарәсенә килеп, гариза язарга тиеш. 2013 елда соцпакет алучыларга аны озайту өчен яңадан гариза язарга кирәкми. Социаль пакет 3 өлештән тора: - барлык даруны...

Билгеле булганча, федераль ташламаларга хокуклылар 2014 елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан (соцпакет) файдаланырга яисә аннан баш тартырга тели икән, 2013 елның 1 октябренә кадәр, Пенсия фондының район идарәсенә килеп, гариза язарга тиеш. 2013 елда соцпакет алучыларга аны озайту өчен яңадан гариза язарга кирәкми.

Социаль пакет 3 өлештән тора:

- барлык даруны да бушка алу;

- медицина күрсәтмәсе нигезендә төп авыруны профилактикалау өчен шифаханәләргә юллама;

- шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына барып кайту хокукы.

Шул ук вакытта федераль законнар ташламаларны акчага алыштыру хокукыннан файдалану мөмкинлеген бирә. Социаль пакеттан тулысынча да, яки берсеннән, яисә икесеннән дә баш тартырга була. Компенсациягә килгәндә, ул агымдагы елның 1 апреленнән 839 сум 65 тиен тәшкил итә. Аның 646 сум 75 тиене - дарулар, 100 сум 5 тиене - санатор дәвалану, 92 сум 89 тиене транспортта йөрү өчен.

Әгәр дә инвалид соцпакеттан баш тартырга тели икән, шулай ук Пенсия фондына гариза яза. Ләкин кире кагуны белдереп гариза язганчы, башта ныклап уйларга киңәш ителә.

Инвалидлык юкка гына бирелми, ә авыру дарусыз тора алмый: аеруча шикәр чире, бронхиаль астма, яман шештән интегүчеләр, психикасы какшаган кешеләр.

Шуны да онытмаска кирәк: әгәр кеше 2013 елда ташламаны акчалата алган икән, соцпакеттан файдалануга күчү өчен 1 октябрьгә кадәр идарәгә килеп гариза язмаса, 2014 елда да шулай алуын дәвам итәчәк. Ә кыйммәтле даруларга ихтыяҗ иртәгә үк туарга мөмкин. Шуңа күрә җиде кат уйлап эш итик!

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану мәсьәләләренә кагылышлы белешмәләр заказны 2-53-79 телефонына шалтыратып бирергә мөмкин. Белешмәләр чиратсыз бирелә. Пенсия белешмәсе телефоны: 0-74. Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru

Наҗия Нуруллина,

Россия Пенсия фондының районара идарәсе бүлек начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев