Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җитезлек шулай сынала

Көннәр җылыну белән ут-күз хәвефе дә артты.

Янгынны сүндерүгә караганда булдырмый калуы җиңелрәк, диләр. Әмма тормышта кайчак авызың пешкәч кенә өреп кабарга туры килә. Шуңа күрә янгынны тиз арада сүндерә белү дә мөһим. Бәла-казаларга каршы торырга яшьтән өйрәнергә кирәк. Шул максаттан укучылар арасында үсеш алган янгын-гамәли спорт төре янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар ия булырга тиешле һөнәри күнекмәләр һәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә. Узган атнада Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының район бүлеге Саба гимназиясе стадионында "Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары" арасында үткәргән ярыш шул максатка хезмәт итте. Ярышка барлык гомумбелем мәктәпләреннән командалар килгән иде. Һәр командадан дүртәү егет дүрт җиңел булмаган этап узарга тиеш: 100 метрлы полосаны үтәргә, каршылыклар аша штурм баскычыннан менеп, тәрәзәдән чыгарга, биш килолы ике шлангны күтәреп йөгерергә, аларны тоташтырырга һәм янгын сүндерү машинасы килеп, шартлы ут учагын сүндерергә тиеш булып чыкты. Соңгы этапта брандспойтка дөрес юнәлеш бирү төп рольне уйнады. Махсус уем аша кергән су белән савыт никадәр тизрәк тулса, ут сүндерелгән булып санала. Шушы бурычны үтәгәндә кайбер командаларга җил дә комачаулык итте. Шлангларны тоташтырмаган дружиначыларга штраф секундлары өстәргә туры килде. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Хәмитов.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев