Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Комбайннар кабул ителде

Шушы көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә министрлыкның игенчелек бүлеге белгече Фәрхәт Зиннәтов җитәкчелегендәге махсус комиссия 2012 ел урагында катнашачак комбайннарның урып-җыюга әзерлегенә тикшерү үткәрде.

Парадка куелган комбайннарның аеруча герметизациясенә зур игътибар бирелде. Һәр хуҗалыкта полога аша контроль суктырып карау оештырылды. Үзйөрешле чапкычларның һәм ургычларның төзеклеге дә җентекләп каралды. Комбайнчыларның агротехник паспортлары, аптечкалар, эш киемнәре, комбайннарның янгын сүндерү кирәк-яраклары белән тәэмин ителешләре, кыскасы, уракка әзерлек чаралары уналты төрле параметр белән тикшерелеп, 100 балл исәбеннән бәяләнде. "Комиссия әгъзаларын аеруча уракта катнашачак барлык урып-җыю техникасын парадка куйган "Алтын Саба-М" җәмгыяте сокландырды. Комбайннарның әзерлегенә иң зур 99 балл шушы хуҗалыкта куелды. "Симет" җәмгыятендә - 93, "Юлбат"та - 90 балл булды. Шулай ук, "Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалында, "Курсабаш", "Шытсу", "Саба" җәмгыятьләрендә һәм "Мөхәммәтшин" фермер хуҗалыгында да комбайнар парады яхшы әзерлек белән узды",- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Раиф Харисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хужалыгы