Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күпбалалы гаиләләр нинди ташламаларга ия

Күпбалалы (18 яше тулмаган өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләр түбәндәге ташламаларга ия.

  • Балага 6 яшь тулганчы дарулар сатып алу өчен субсидия бирелә (2016 елдан аның күләме 114 сум).

  • Мәктәптә, һөнәри белем бирү йортларында укый торган балаларга 18 яше тулганчы, юлда йөрү өчен айлык пособие каралган (258 сум).

  • Балалар бакчасына түләүнең беренче сабый өчен 20 проценты, икенчесенә - 50 проценты, өченчесенә 70 проценты компенсацияләнә.

  • Болардан тыш, гаиләнең кеременә бәйле рәвештә дә дәүләт ярдәме каралган.

  • Гаиләдә бер кешегә керем уртача яшәү минимумы, ягъни 7775 сумнан азрак булганда, ай саен аз керемле гаиләгә бала өчен 281 сум, ә ялгыз әниләргә 745 сум пособие бирелә.

  • Гаиләдә бер кешегә керем 20 меңнән артмаган очракта, балалар бакчасына түләгәндә, өстәмә компенсация каралган.

  • Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, шулай үк гаилә кеременә бәйле рәвештә субсидия бирелә.


Әлеге ташламалар турында тулырак мәгълүмат алу өчен, теркәлү буенча урнашкан социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә була.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев