Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кырда бәрәңге алалар

Басу-кырлардан бөртеклеләрне җыйнау төгәлләнеп килә. Кырларда бәрәңге уңышын җыю кызу темп­ларда башланып китте. «Икенче икмәк» район буенча барлыгы 259 гектарда игелгән.

Аның эченнән 7 гектары Олыязда яшәүче Кәбир Хуҗинның фермер хуҗалыгыныкы. Барлыгы 100 гектар мәйдандагы уңыш җыеп алынып, амбарларга кайтартылган. Уңыш гектарыннан 160 центнер чыга. Бәрәңге үстергән «Шытсу», «Явлаштау», «Юлбат» хуҗалыклары һәм «Саба» җәмгыятенең Сатыш бригадасы хезмәтчәннәре узган атна ялында кырга чыкты. Бәрәңгене Сатыш бригадасы 60 гектар мәйданда үстергән. «Кырда бер комбайн эшли. Гектарыннан 120-130 центнер уңыш чыга», - ди бригада җитәкчесе Фәрхәт Сәүбәнов.
«Юлбат» хуҗалыгында бәрәңгене 40 гектарда «Удача» сортын утырткан идек, уңышы гектарыннан 110 центнер чыга», - ди «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Фидәил Хисамиев.
Киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртүдә 43 агрегат эшли. Туфракны өстән эшкәртү 11076, тирәнәйтеп эшкәртү 6574 гектарда башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев