Саба таңнары

Сабинский район

18+
Көн темасы

Күзләр яшькә чыланды

Бөек Җиңүнең 67 еллыгы тантанасы сәгать унбердә Шәмәрдәндә дәвам итте.

Бәйрәм авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнгән бай сценарий белән алып барылды. Тынлы оркестр машрыннан соң, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары почетлы урыннарын алдылар. Бәйрәм демонстрациясенә старт бирелде. Алып баручылар һәр коллективның эшчәнлеге белән таныштырып мәйданга чакырдылар. Беренчеләрдән булып, Герой-шәһәрләр язылган транспарантлар тотып, шау-гөр килеп, 67 хезмәт кешесен берләштергән Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе коллективы керде. Алар артыннан бистәдә урнашкан егермегә якын оешма-предприятие, мәктәп коллективы узды. Һәр коллективның Җиңү бәйрәменә ныклы әзерлеге күренде. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев