Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мал чалырга урын бар

Таможня берлегенең "Ит һәм ит продукцияләре куркынычсызлыгы турында"гы техник регламенты, ягъни, ите базарга сатуга чыгарыла торган малны йорт янәшәсендә суярга ярамаганлыгы хакында күп сөйләнелде.

Әмма әлегә кадәр регламент буенча катгый таләпләр куелмады. Ул чорда сугым пунктлары да әзер түгел иде. Районның баш мал табибы Айрат Шакиров әйтүенчә, яңа елдан әлеге таләпләр катгыйланачак. Моның төп максаты - йогышлы авырулар таралуга юл куймау. Күрше Кукмара районында себер түләмәсе авыруына бәйле вакыйга да терлекне чалу, эшкәртү өчен махсус пункт кирәклегенә төшендерде.

- Малны йорт ишегалдында чалган очракта ветеринар-санитар һәм гигиена таләпләре тулысынча үтәлми, малның калдыкларын, мәсәлән, җиргә күмеп куярга мөмкиннәр, каны да шунда ага. Ә бу ярамый торган хәл. Өстәвенә, әлеге юл белән терлек чалу кеше һәм мал өчен уртак булган кайбер чирләр китереп чыгарырга да мөмкин, - ди Айрат Шакиров.

Бүгенге көндә районда дүрт урында сугым пунктлары эшләп килә. Кызыл Олы Мишәдә Рафил Вәлимөхәммәтов, Кече Шыңарда Алмаз Газизов, Юлбатта Фәннур Абдуллин һәм Хәким Гайфуллин әлеге эш белән шөгыльләнә.

- Әлегә авыл хуҗалыгы пред­приятеләре белән эшлибез, шәхси хуҗалыклардан тереләй сатып алынган малларны суеп эшкәртәбез. Яңа елдан соң, базарларда, сәүдә нокталарында ит кабул итүдә пунктларда суелганлыкка белешмә сорый башлаячаклар, - ди Фәннур Абдуллин.

Районда 30 мең баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 6 меңнән артыгы шәхси хуҗалыкларда асрала. Сарык малы - 10 мең баштан артык, атлар - 1 мең баш тирәсе, дуңгызлар 40 меңнән артып китә.

Регламент тормышка ашкан очракта, иң беренче терлекне махсус урынга алып бару өчен машина яллау мәсьәләсе килеп туа. Икенчедән, терлекне сую, эшкәртү хезмәтләре өчен түлисе. Сую пунктына малларны махсус автотранспорт ярдәмендә алып бару каралачак. Авыл кешеләре үзләре бер-берсе белән килешеп, суярга илтәсе малларын бервакытта илтү өчен транспорт чакыртса, очсызгарак та төшәчәк. Айрат Шакиров әйтүенчә, транспорт хезмәте өчен түләү хакы прейскурант буенча билгеләнә. Регламентны бозып, терлеген ишегалдында суеп, гигиена таләпләрен бозган гражданнарга 500 сумнан алып 1 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 3-5 мең сумга кадәр, юридик затларга 10-20 мең сумга кадәр штраф яный.

- Халыкка яңа регламенттан куркырга кирәкми, - дип төшендерә мал табиблары. - Бу - сугым эшен тәртипкә салу гына. Моңарчы малны теләсә кайда, ишегалдында, абзар артында суеп эшкәрткән халык авырдан ияләнер яңалыкка. Әмма тәртип кергәч, һәр нәрсә җайга салыныр, - дип ышандыра алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев