Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Марат Әхмәтов: “Мөмкинлекләрне күпкә узып эшлисез“

25 февральдә Саба муниципаль районы Советы утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сабалыларның хезмәтенә югары бәя биреп, әнә шулай дип белдерде.

"Чагыштырабыз, үлчибез, нәтиҗә ясыйбыз. Саба - республиканың иң дәрәҗәле, эшне дә, тормышны да әйдәп баручы районы. Районыгыз авыл хуҗа­лы­гында мөмкинлек­ләрен­нән күпкә, әйтер идем, 1,5 тапкырга артыграк дәрәҗәдә эшли. Җирегез шундый, тәртә тыксаң, трантас үсми. Сез гөл үстерү өчен чүлмәккә салган кара туфракта Буа, Чүпрәле яклары иген игә.

Сез шушы бонитетлы җирдә дә ил-көн күрерлек итеп ашлык үстерәсез. Сезнең тырышлык - республика өчен матур өлге",- диде министр депутатлар алдында ясаган чыгышында.

Районыбыз 2015 елда ничек эшләгән, нинди күрсәт­кечләргә ирешкән - бу хакта тулырак итеп Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов сөйләде. Икъ­тисад курсәткечләренә килгән­дә, 2015 елда продукция жи­тештерү, эш башкару, хезмәт күрсәтү күләмнәре 9,606 миллиард сум булып, 2014 елга карата 112 процент тәшкил иткән. Авыл хужалыгы продукциясе җитештерү 2014 елга карата 21 процентка арткан. "Узган ел яулаган үрләребез безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Алда безне яңа сынаулар, тагын да катлаулы бурычлар көтә. Тырыш һәм тормыш сынауларына бирешми торган район халкы белән килеп туган авырлыкларны җиңәрбез дип уйлыйм",- дип тәмамлады ул чыгышын.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X