Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Меңенче сертификат – Светада

Байлар Сабасында яшәүче Светлана һәм Айнур Гомәровлар гаиләсе сертификатка ия булды.

Узган җомгада Россия Федерациясе Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсендә тантаналы рәвештә Ана (гаилә) капиталына 1000нче сертификат тапшырылды. Истәлекле сертификатка Байлар Сабасында яшәүче Светлана һәм Айнур Гомәровлар гаиләсе ия булды. Әти-әнигә көтелгән икенче бала, ә уллары Айзатка сеңел булып туган нәни Динара бу гаиләгә Ана (гаилә) капиталын алырга хокук бирде. "Светлана, Айнур! Сезне истәлекле сертификат иясе булуыгыз белән тәбриклибез. Иң мөһиме, бала бәхетле булып үссен. Ә гаилә капиталын үзегез иң кулай тапкан максатка тотарсыз, дәүләт булышлыгының игелеген күрерсез дип ышанабыз",- идарә җитәкчесе Рөстәм Хисмәтуллов.

Билгеле булганча, дәүләт тарафыннан балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм буларак Ана (гаилә) капиталы 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап, икенче һәм аннан соңгы бала тапкан яки тәрбиягә алган аналарга бирелә башлаган иде. Шунысын искәртеп үтү мөhим, "Гражданлык актларын теркәү турында"гы 143нче номерлы Федераль законның 20нче маддәсе нигезендә, туып, бер атна дәвамында үлгән балаларга да (әлбәттә, мондый хәсрәтне бер ата-анага да күрергә язмасын) туу турында таныклык бирү каралган. Бу исә, туу турында таныклык бирелгән очракта, бар бала да исәпкә алына дигән сүз (хәтта үлгән бала да). Шул сәбәпле ата-ананың капитал алырга хокукы барлыкка килергә мөмкин. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев