Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Мөмкинлеге булган һәр мөселман корбан чалырга тиеш”

Иртәгә зур бәйрәм-Корбан гаете. Мәчетләрдә гает намазы укылганнан соң күп кенә хуҗалыкларда кобан чалу кебек изге йола башкарылачак. Корбан чалу турында Саба җәмигъ мәчете имамы Алмаз хәзрәт Гаянов түбәндәгеләрне җиткерә.

-Корбан чалу йоласы (Ибраһим галәйһиссәлам) вакытыннан килә. Корбан Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп, Аңа якынаю нияте белән чалына. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: "Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм Корбан чал" ("Кәүсәр" сүрәсе, 2нче аять). Матди мөмкинлеге булган мөселманга Корбан гаете намазыннан соң, үз исеменнән Корбан чалып гаиләсен һәм фәкыйрьләрне хөрмәт итү тиешле. Беренче көнне чалырга мөмкинлеге булмаса, икенче-өченче көннәрдә дә чалырга була, ләкин кояш баеганчы.

Корбанлык өчен куй, сарык,кәҗә, сыер, дөя кебек пар тояклы хайваннар гына чалына. Ат кебек хайваннарны, тавык, каз кебек кошларны корбан итү ярамый. Куй, сарык, кәҗә- бер кеше исеменнән, ә сыер, дөя - 7 кеше исеменнән чалына ала. 7 кеше исеменнән сыер яки дөяне корбан итеп чалганда, ул кешеләрнең һәркайсы корбан гамәлен күңеле белән ниятләргә тиеш.Әгәр араларыннан берсе корбанлыкны ит өчен генә дип ниятләсә, калганнарның өлеше корбаннан саналмаячак.

Чалынасы дөягә - 5 яшь, сыерга - 2 яшь, кәҗәгә - 1 яшь булырга тиеш. Куй һәм сарык зур һәм симез булса-алты айлык булса да рөхсәт ителә. Корбанлыкның бөтен әгъзалары камил, сәламәт, кимчелексез булырга тиеш. Бик ябык, йөри алмаслык аксак, бер колагының, яки бер мөгезенең, яки койрыгының 1/3 өлеше киселгән, яисә бер күзе сукыр, колаксыз яки койрыксыз хайваннар корбанлыкка ярамый.

Хайванны чалыр алдыннан корбанлыкның хуҗасы яки суючы түбәндәге доганы укыса хәерле:

"Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбәдәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен. Аның һичбер тиңдәше юк.Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан (кызыннан) кабул ит".

Суючы үткен пычак белән "Бисмилләһи, Аллаһу әкбар" диеп чала.

Корбанның тиресен яки шул тиренең бәясен фәкыйрь кешегә сәдака итеп бирү изге эш санала. Корбанның тиресен сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту ярамый, әмма сатмыйча күн яки тун тегү рөхсәт ителә.

Аллаһы Тәгалә Корбан гаетен хәерле гамәлләр кылып уздырырга барыбызга да насыйп итсен һәм чалган корбаннарны кабул итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев