Саба таңнары

Полиция хезмәткәрләре көне белән!

Бүген 10 ноябрь Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәре көне. Теләче полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз.

Аларга саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез, авыр, җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләрегездә иминлек булсын. Районыбыздагы тәртипне саклауда сезнең өлешегез зур. Алга таба да район халкына тынычлыкта яшәргә язсын.

http://tulachi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: