Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саба халкы сынатмас

9 сентябрьдә Саба му­ни­ципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов "Саба дулкыннары" теле­радиокомпаниясендә радио тыңлаучылар белән турыдан-туры элемтә үткәрде.

Бер сәгатьлек эфир вакытында җи­тәк­че районыбызның со­ци­аль-икътисадый үсе­­шенә киң тукталды, журналистларның һәм халыкның байтак сорау­ларына җавап бирергә дә өлгерде. Сөйләшү көнүзәк мәсьәлә - авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырудан башланды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, ай ярым яңгыр яумыйча торганнан соң игеннәрнең хәле борчуга сала башлаган иде. "Әмма елына карата уңыш булды. Хәзер ашлыкның үстерелгән кадәрен югалтусыз җыйнауны төгәлләү бурычы тора. Әле бәрәңге, кукурузны алып, сенаж салып бетерәсе бар. Ә терлекчелеккә килгәндә, бу тармакта ел әйләнә ял юк. Яңа технологияләр кертелә һәм үзен аклый. Гаилә фермалары да матур гына эш башладылар. Тырышкан кешенең һәрвакыт уңышы бар. Татарстан җитәкчелеге юкка гына авыл хуҗалыгы тармагына зур игътибар бирми. Авыл яшәсә, дәүләт тә яши ",- диде район башлыгы.

Башка өлкәләрдәге үзгәрешләр дә респуб­ликаның ныклы адымнар белән алга баруы турында сөйли. Моның шулай икәнен без Са-­ба районы мисалында да ачык күрәбез. Елдан­ ел авылларның йөзе үзгәрә, матурлана. Быел Мәдәният елы буларак башкарылган эшләр дә күз алдыбызда. Рәис Миңнеханов ел ахырында әлеге өл­кәдә ирешелгәннәргә ел ахырында халык катнашында нәтиҗә ясалачагы турында сөйләде. Юл төзелешенә тукталып, урамнарны төзек­ләндереп чыгу өчен әле 300 километрдан артык юлга вак таш салырга кирәклегенә басым ясады. "Киләсе елга, өстәмә табышыбыз булса, әлеге юнәлештә колачлы эш башларга дип торабыз",- диде район башлыгы.

Моны районның күп авыл­ларында көтәләр. "Безнең урам бик пычрак, аз гына яңгыр яуса, каршы як күршегә дә кереп булмый",- дип шалтыратты Явлаштаудан Сания апа. Ул: "Бу сорауны Явлаштау авыл җирлеге башлыгы ишеткәндер. Күршегә керерлек кенә дәрәҗәдә урам тәртипкә салыныр дип уйлыйм",- дигән җавап алды.

Район башлыгына: "Соң­­­гы елларда шәхси ху­җа­лыкларда бәрәңге уңышы бик начарлан­ды. Без моны 2010 елдагы корылыктан күрә­без. Симәнәгә дигән бәрәңгене яңарту буенча берәр чара күрә алмассызмы? Яңа сортлы бәрәңге кайтартып сатуны оештырып булмыймы?"- дигән сорауны да бирделәр.

- Чыннан да, андый проблема бар. Симәнә бәрәңгесе сатуны оештыру турында быел да хыялланган идек. Мәсьәләне сортлы бә­рәңге җитештерүче ху­җа­лыклар аша хәл итәргә була. Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бәясе дә раслана, сыйфатына да таләпләр куела. Авыл җирлекләре Советлары аша кемгә күпме кирәк, шуны белешеп сату, дөрестән дә, оештырып була торган эш. Киләсе елга апрель ахырларында бу мәсьәләне хәл итү белән шөгыльләнәчәкбез,- дип уңай җавап бирде Рәис Миңнеханов.

Байлар Сабасының Совет урамында яшәүче яшь аналарны мәчет артындагы басма кызыксындыра. Аның бала арбасы белән йөрерлек хәлгә китерелүен телиләр. Җавапта аңлатылганча, әлеге проблема район җитәкчеләренә таныш, әмма тагын да җентекләп өйрәнүне сорый һәм шактый чыгымнар таләп итә. "Эшләгәч, бөтен шартына туры китереп эшләргә кирәк. Бала арбасы белән имин йөрерлек итеп төзү өчен бәлки конкурс та игълан итәрбез. Мәсьәлә хәл итүне көтә",- диде башлык.

Кече Шыңар авылыннан Лира Галләмова: "Ике оныгыбыз Саба сәнгать мәктәбенә баян классына юлда очраган машина белән йөрделәр. Атнага ике тапкыр булса да, автобус йөртеп булмасмы?"- дигән сорауны бирде. Олы Кибәче авылында яшәүчеләрнең дә атнага бер тапкыр булса да җәмәгать транспортында йөриселәре килә. Моңа җавапта әйтелгәнчә, авылга 20 урынлы автобус җибәрү өчен 15тән ким булмаган пассажир кирәк. Транспортка әнә шундый ихтыяҗ туганда мәсьәлә уңай хәл ителәчәк.

Әңгәмә барышында 14 сентябрьдә үтәчәк сайлаулар турында да сүз булды. "Сайлаулар - безнең киләчәгебез. Бөтен эшләребез иң югары вәкиллекле, законнар чыгару органы Дәүләт Советы белән бәйле. Нинди кануннар кабул ителә - эшебез шулай бара. Шуңа күрә гадел сайлаулар тормышыбызда зур әһәмияткә ия. Мондый эшләрне башкарып чыгу өчен республика парламентына әзерлекле, халык мәнфәгатьләрен тирән аңлаучы депутатлар кирәк. Һәм мин ышанам, Дәүләт Советына нәкъ шундый кешеләр сайланыр да. Без моңарчы бердәм булдык, 14 сен­тябрьдән соң да Дәүләт Советында ышанычлы кешеләребезне күрербез дип уйлыйм",- диде Рәис Нургали улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев