Саба таңнары

Сабада вакансияләр ярминкәсе үтте: дистәдән артык эш бирүче 31 төрдәге хезмәт урыны тәкъдим итте

24 октябрьдә Саба спорт комплексында үткән вакансияләр ярминкәсендә 13 оешма эш тәкъдим итте. Әмма ярминкәнең үзендә, мине алыгыз әле, дип теләк белдерүче күренмәде.

- Бүгенге көндә районда 15 меңнән артык хезмәткә яраклы кеше яши. Шул ук вакытта бюджет урыннарында кыскартулар да бара. Эш урыннары бик кадерле, кадерен белеп эшләргә кирәк. Инженер, электрик, мал табибы, табиблар, җыештыручылар, пешекчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр кирәк, ә оешмаларга килүчеләр юк, - дип башлады чыгышын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев. Эш эзләүчеләрне ялкау булмаска, эш юклыкны сылтау итмәскә чакырды.

Газетабызның игъланнар битендә дә төрле һөнәр ияләрен эшкә чакырып бик еш кына белдерүләр дә чыга. Күп кенә оешма-предприятиеләргә белгечләр, эшче көчләр җитми. Шуңа да карамастан 167 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Ул көнне ярминкәгә хезмәтле буласы килеп 120 кеше килгән иде, аларга дистәдән артык эш бирүче 31 төрдәге хезмәт урыны тәкъдим итте.

Эш урыннарына килгәндә, алар төрле: "Олыяз" хуҗалыгына мисалга, трактор йөртүче, бозау караучы, сыер савучы, мал табибы, зоотехник, гомумән, терлекчелеккә җиде төрле хезмәт кешесе кирәк. Яңа төзелгән "Сабантуй" стендлы ату комплексы да белгечләр эзли: җыештыручы, мал табибы, инженер, эшче урыны буш. Эш тәкъдим итүче оешма вәкиле кызыксынучыларга бик җайлап кына аңлатып тора: инженерның эш графигы да уңайлы, хезмәт хакы 11 мең сум тирәсе. "Тургай" социаль приюты юрист эзли. "Таттелеком"га электромонтер чакырыла. Район үзәк хастаханәсе ярминкәдә 11 эш урыны тәкъдим итте. Барысы да табиблар. Әмма эшсезлек буенча исәптә торучылар арасында табиблар юк. Югары белемле табибларга ихтыяҗ нинди чорда да зур. Мәктәп тәмамлаучыларга һөнәр сайлаганда бу юнәлештә дә уйлап карау киңәш ителә.

Эшсезлекнең сәбәпләре күп, әмма иң беренче күңел яткан эш таба алмау һәм ялкаулык, ахрысы дип аңладым эш эзләп килүчеләр белән аралашканда. Шулай да тәвәккәлләр, тырышлар үз эшләрен дә ача. Агымдагы елда 13 кеше үзмәшгульлек өчен субсидия алып, эшен башлап җибәргән. Мисалга, Шәмәрдәннән Дамир Нигъмәтуллин автомобильләргә диагностика үткәрү юнәлешен сайлаган.

- Шәмәрдәндә бу эш белән шөгыль­ләнүчеләр юк. Автомобильне гел төзекләндереп торасы бит. Үзәк аша 117 мең сум акча алдым да ачып карарга булдым. Акчасы тулаем җитмәсә дә, башлап җибәрү өчен бик әйбәт булды. Нинди дә булса шөгыль кирәк бит, - ди ул.

- Вакансияләр ярминкәсе уздыруның әһәмияте зур, - ди район эш һәм мәшгульлек үзәге белгече Рафил Заһидуллин. - Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар арасында югары белемлеләр, урта һәм һөнәри белем алучылар, инвалидлар да бар. Ул көнне килгәннәр эш табып бетермәсә дә, консультация алды, белгечләргә үзләрен борчыган сорауларны бирде. Шулай ук исәптә торучы инвалидларны хезмәтле итү буенча да эш алып барыла. Узган ел исәптә 53 инвалид булса, бүген алар 21. Бакчачы, администратор, машина юучы, менеджер булып урнаштылар. Барлыгы биш оешма 8 инвалидны үзенә эшкә алды.

Кыскасы, эш эзләүчегә һәрвакыт актив эзләнү юлында булырга кирәк. Төшенкелеккә биреләсе түгел, уңыш бүген килмәсә, киләчәктә максатыңа ирешергә мөмкин. Ә инде бу җәһәттән тиешле белгечләр һәрвакыт ярдәмгә киләчәк. Эретеп ябыштыручы, газ опе­раторы, пешекче, экскаваторчы һәм шундый зур сорау тудыра торган белгечлекләр буенча укулар да оештырыла.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: