Саба таңнары

Сабалыларны нәүрүз бәйрәменә чакырабыз

Район халкын якшәмбе көнне - 27 мартта Саба үзәгендә Нәүрүз бәйрәмендә һәм язгы ярминкәдә катнашырга чакырабыз.

Иртәнге сәгать 7дә үк башланып китәсе ярминкәдә хуҗалыклар салам-печән, ашлык, бәрәңге, ит һәм бал белән катнашачаклар. Нәүрәз бәйрәме музыкасы иртәнге сәгатьләрдә яңгырый башлап, табаларда коймак чыжлаячак, боткалардан тәмле пар күтәреләчәк. Шулай ук дәртләндергеч спорт уеннары үткәреләчәк. Соңга калмагыз!

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: