Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сабантуй” спорт мәктәбенең стендлы ату һәм атта йөрергә өйрәнү түгәрәкләрендә 80гә якын укучы шөгыльләнә [+фото]

Яшь үзенчәлегенә карамастан, бүген районда күпчелек кеше спортка тартыла. Әти-әниләр дә ул-кызларын шул юнәлештәге түгәрәкләргә һәм мәктәпләргә бирергә тырыша.

Районыбызда спорт яхшы үсеш алган. Аның нинди төре белән шөгыльләним дисәң, һәркайсы бар.

Узган ел районда балалар һәм яшүсмерләр өчен "Сабантуй" спорт мәктәбе эшли башлады. Мәктәптә балалар өчен ике төрле түгәрәк эшләп килә. Стендлы ату һәм атта йөрергә өйрәнү түгәрәкләрендә 80гә якын укучы шөгыльләнә.

Ат спорты комплексы заманча, республикада иң яхшы җиһазландырылган комплексларның берсе. Мәктәп директоры Рамил Габделманов әйтүенчә, бездәге кебеге республикада да юк икән.

- Гомуми мәйданы 46806 кв.м, 20 ат өчен урын (конюшня), ветеринария кабинеты, атларны юындыру өчен махсус урын һәм кипшендерү өчен солярий, печән, ашлык саклау урыннары, җәйгелектә дә атка атланып йөрү өчен мәйданчыгы бар. Ә төп өйрәнү-күнегүләр урыны иминлек кагыйдәләрен үтәп, тиешле таләпләргә туры китереп эшләнелгән. Аслыгына ком һәм махсус материал җәелгән. Аның аскы өлешендә 10 сантиметр чамасы су. Ул үз чиратында дымланды­рып комны тыгызлап тора. Шунлыктан атның аягы комга батып керми. Мәйданчыкта да, конюшняда да һава махсус торбалар аша даими алышынып тора, - дип бар уңайлыкларын санап чыкты ул.

Балалар белән Казанның ат спорты мәктәбе тренеры Кира Игнатова эшли. Монда тәрбияләнүче балалар тренерларын да, атларны да бик яраталар. Атларны манежга алып чыгып, күнегүләр үткәреп кенә калмыйлар, аларны чистарталар, үзләре үк йөгәннәрен киертеп әзерлиләр.

- Хәзерге вакытта Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән мәктәбе укучылары атнага өч тапкыр килеп шөгыльләнә. Ат спорты: җигүле ат, конкур (каршылыкларны сикереп чыгу), ике төр ярыш (манежда йөрү, конкур), өч төр ярыш (манежда йөрү, кыр сынаулары, конкур), ат чабышы, юырту, стипл-чейз, кросс, атлы аучылык, драйвинг, атлы-чаңгы ярышлары, ат ярышлары, атта күнегүләр ясау (вольтижировка), җегетлелек (атта оста йөрү), тройка ярышлары, пушбол уеннары, атка атланып туп уйнау төрләренә бүленә. Ат бик сизгер һәм акыллы хайван бит. Син яратсаң, ул да сине тыңлый, үзенчә сәламләп тавыш бирә. Балаларның да һәрберсенең үзләренең яраткан атлары да бар, - ди мәктәпнең укыту һәм спорт эшләре буенча директор урынбасары Илсөяр Әхтәмҗанова.

Дәвамын газетабызда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев