Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сумкаңны җиңеләйтмә, почтальон!

Иңнәренә авыр сумка аскан хат ташучыны бүген авылның аяклы компьютеры, дияргә мөмкин. Авыл тормышын алардан да яхшы белүче юктыр.

Төп бурычлары - газета-журналлар тарату, абунә үткәрү, хат-посылкалар өләшү булса да, хәзер поч­та бүлекчәләре кибетне дә хәтерләтеп куя. Киштәдәге товарлар еш кына хат ташучы сумкасына да тутырыла. Шөкер, аңа карап төп бурычларын онытмыйлар. Матбугатка язылу вакыты җиткәч, авылдашлары белән: "Фәлән кем, мин син алган гәзитләргә квитанция тутырдым, яме, акчасын бирерсең", - дип кенә сөйләшүчеләр дә шактый. Алар авылдашларының психологиясен, кире уйламаячак­ларын яхшы белә. Хат ташучы матбугат белән укучы арасында тоташтыручы чылбыр кебек. Әйтик, Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылларында агымдагы елда "Саба таңнары"н 141 гаилә алдыра. Шуларның иң-иңнәре белән танышырга безгә ярдәмгә тынгысыз мәдәният хезмәткәре Әлфия Шәйдуллина килде.

Сыер савучы Алмадия Салихованы фермадан кайтып килгәндә урамда ук туктаттык. "Мин дә журналист бит. Алмадия апа, район газетасын кайчаннан алдырасыз? Нинди язмалар укырга яратасың?" - дип үгезне мөгезеннән алды Әлфия. "Күптәннән укыйбыз. Бер елны да язылмыйча калганыбыз юк. Белдерүләрен берсен дә калдырмыйча карап чыгабыз. Алары да кирәк тормыш иткән кешегә",- диде Алмадия югалып калмыйча.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Рәсемдә: Тимершык почта бү­ле­гендә газетага язылу вакыты.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев