7 декабрь 2012 яңалыклары
-
Ялга чыгасың булса
Төп Законыбызда язылганча, һәркем ял итәргә хокуклы. Ел саен бирелгән чираттагы ялын һәркем көтеп ала. Хезмәткәрләргә ял бирү тәртибе РФ Хезмәт кодексының 19нчы бүлеге белән көйләнә
-
Утыз ел сәхнәдә
Вак яңгырлы, томанлы кич. Көзге пычрак аяк киемнәренә сумала кебек ябыша. "Ай-хай, мондый ямьсез көндә Кече Шыңар мәдәният йортына халык килерме икән?"- дигән икеләнүле уйлар белән юлга кузгалдык.
-
Полиция көндәлеге
14 ноябрьдә Саба һәм Алан Елга авылында яшәүче ике бәндә, явыз ният белән алдан сүз берләшеп, "ПМК Мелиорация" җәмгыятенең Йосыф Алан авылы фермасы янында куелган тракторлардан 200 литр дизель ягулыгы урлыйлар.
-
Цифрлы телевидениегә күчәбез
Шушы көннәрдә Шәмәрдән телеүзәгеннән цифрлы тапшырулар башланачак. Телетапшырулар зонасына республиканың Арча, Теләче, Саба, Балтач, Кукмара районнары керә.
-
Агрохимикатлар сату тәртибе
2010 елда "Пестицидларны һәм агрохимикатларны куркынычсыз куллану" турындагы Федераль законга өстәмәләр кертелгәннән соң, хәзер шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм көнкүрештә куллану өчен пестицидларны һәм агрохимикатларны бары тик махсус бүлекләрдә яки сәүдә оешмаларында гына сату рөхсәт ителә. Вак фасовкадагы препаратларның этикеткасында дәүләт теркәве номеры, куркынычсызлык классы, тәэсир итүче матдә күләме, авырлыгы, эшләнү...
-
Сумкаңны җиңеләйтмә, почтальон!
Иңнәренә авыр сумка аскан хат ташучыны бүген авылның аяклы компьютеры, дияргә мөмкин. Авыл тормышын алардан да яхшы белүче юктыр.
-
“Халык контроле” хәл итә
Республикада электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына безнең районнан сигез хәбәр кергән.
-
Һәр терлек – игътибарда
"Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалында сыерларның продуктлылыгы буенча тотрыклы үсеш тәэмин ителә. Биредә хәзерге көндә һәр сыердан 18,7әр килограмм сөт савып алына.
-
Зыян күргән булсагыз
Теләче полиция бүлекчәсе тарафыннан Теләче районында яшәүче Юрий Иванович Егоровның гражданнардан алган бурычларын кайтармау буенча мошенниклык эше тикшерелә.
-
Сарманга – чаңгы ярышына
Җирне кар капларга да өлгермәде - чаңгы ярышлары старт алды. Бүген, мәсәлән, Сарманда авыл районнары командалары арасында чаңгыда узышу буенча Татарстан чемпионаты башлана.
-
Депутат кабул итә
11 декабрьдә иртәнге сәгать 10 да "Бердәм Россия" партиясе Саба җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков сайлаучыларны кабул итә.
-
Яңалыклар белән танышу
Төбәк авылы "Ләйсән" балалар бакчасында "Укыту-тәрбия эшен федераль дәүләт таләпләренә туры китереп эшләү үзенчәлекләре" темасына бакча мөдирләре семинары булды.
-
Яшь эшмәкәр мәктәбе ачылды
Бүген Биектау районы "Крутушка" санаторие базасында республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган Яшь эшмәкәр мәктәбе ачылды.
-
Бурыч – 6000 килограмм
Агымдагы елның соңгы аена кердек. "Урта Саба" җәмгыяте базасында хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре белән ноябрь ае эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмәдә төп сөйләшү шул хакта булды.