Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Агрохимикатлар сату тәртибе

2010 елда "Пестицидларны һәм агрохимикатларны куркынычсыз куллану" турындагы Федераль законга өстәмәләр кертелгәннән соң, хәзер шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм көнкүрештә куллану өчен пестицидларны һәм агрохимикатларны бары тик махсус бүлекләрдә яки сәүдә оешмаларында гына сату рөхсәт ителә. Вак фасовкадагы пре­паратларның этикеткасында дәүләт теркәве номеры, куркынычсызлык классы, тәэсир итүче матдә күләме, авырлыгы, эшләнү...

2010 елда "Пестицидларны һәм агрохимикатларны куркынычсыз куллану" турындагы Федераль законга өстәмәләр кертелгәннән соң, хәзер шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм көнкүрештә куллану өчен пестицидларны һәм агрохимикатларны бары тик махсус бүлекләрдә яки сәүдә оешмаларында гына сату рөхсәт ителә. Вак фасовкадагы пре­паратларның этикеткасында дәүләт теркәве номеры, куркынычсызлык классы, тәэсир итүче матдә күләме, авырлыгы, эшләнү вакыты, агуланганда беренче ярдәм күрсәтү юллары турында мәгълүматлар күрсәтелгән булуы зарур.

Сәүдә залында препаратлар куллану төренә карап группалап куелырга тиеш (үсемлекләрне, терлекләрне саклау өчен инсектицид, фун­ги­цид, гербицид, мине­раль ашламалар һ.б.). Пре­па­ратларның җитештерүче хә­зерләгән төрү материалында сатылуы мөһим. Әгәр аңа зыян килгән икән, химикатларны икенче савытка салып, җитештерүченең үзенә кайтарырга кирәк. Аларны махсус җайланмаган сәүдә палаткаларында һәм башка сәүдә урыннарында сату закон бозуга керә. Мондый эшмәкәрләргә карата административ җәза чаралары күреләчәк.

Р.Исмәгыйлов,

"Россельхознадзор"ның

республика идарәсе җир күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев