Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр терлек – игътибарда

"Саба" җәмгыятенең "Ми­чән" филиалында сыерлар­ның продуктлылыгы буенча тотрыклы үсеш тәэмин ителә. Биредә хәзерге көндә һәр сыердан 18,7әр килограмм сөт савып алына.

Әлеге күрсәткеч узган елның шушы чорына карата 4әр килограммга күбрәк тәшкил итә. Бу атнада без филиалның Иске Мичән авылында урнашкан сөтчелек комплексында булдык. Филиалда тотрыклы үсешне саклау өчен нәсел эше һәм Краснодар технологиясе белән ашату беренче чираттагы бурыч итеп куелган.

Сүзне нәсел эшеннән башлыйк. "Америкадан алып кайтылган 144 баш буаз тана исәбенә быел көтү әйләнеше 50 процентка яңартылды",- ди зоотехник-селекция белгече Илназ Батырханов. Илназ биредә икенче елын гына эшләсә дә, үз вазифасының асылын аңлап башкарганлыгы сизелә. Һәр сорауга җавап компьютерга салынган. Чит илдән кайтарылган яхшы токымлы сыерлар җиде ай эчендә бозаулап беткәннәр. Араларында 33-40ар килограмм сөт бирә торганнары да бар, продуктлылыклары уртача 21,2 килограмм. 1 декабрьгә авырлыгы җиткән 178 баш тана ясалма орлыкландырылган. Быел "Тимершык" һәм "Кибәче" филиалларына 65 баш буаз тана әзерләп биргәннәр. Бу - үзе үк нәсел эше белән максатчан шөгыльләнүнең һәм коллективның зур тырышлыгын күрсәтүче дәлил. Бозаулагач, алтмыш көннән соң ясалма орлыкландыру үткәрелә. "Ректаль тикшерү үткәргәндә орлыкланмаганлыгы ачыкланса, синхрон ысул кулланабыз",- диләр белгечләр. "Иң мөһиме, сәламәт бозау алу. Күп продуктлы сыерлардан туган тана бозаулар аерым тәрбияләнә",- ди ветеринария табибы Айзат Шәйхуллин. Ул ашатуда һәм асрау технологиясен саклауда күренә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Рәсемдә: Айзат Шәйхулин сулдан, сыер саву операторлары Рәзилә Мөбарәкшина, Альмира Низамиева, комплекс мөдире Рәдиф Ибраһимов һәм Илназ Батырханов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X