Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ул еллар онытылмый, гел истә

15 февраль - Әфганстан Рес­пуб­ликасыннан совет гас­кәр­лә­рен чыгарып бетергән көн - мө­һим вакыйга гына булмыйча, искә алу һәм кайгы көне дә.

Йөзләгән аналар вакытсыз һәлак булган уллары өчен яшь коя. Әлеге сугышны ничек кенә бәяләмәсеннәр, анда катнашкан солдат, офицерлар антларына тугры калып, изге бурычларына тап төшермәде, батырлык үрнәге күрсәтте. Вакыт әфганчылар дуслыгының үзенчәлекле дуслык булуын раслады. Ветераннарның иҗтимагый берләшмәләре сугышчан дусларын, төрле конфликтларда катнашучыларны онытмыйлар, сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итеп торалар. Батыр якташларыбызны искә алып һәм совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 24 ел тулу уңаеннан 15 февральдә район үзәгендә дә митинг узды. Әлеге чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, республика хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы Ф.Закиров, Әфганстан сугышы инвалидлары һәм ветераннары Татарстан Рес­пуб­ликасы җәмгыятенең Саба территориаль бүлекчәсе җитәкчесе И.Әхмәтшин катнашты. Сабадан Әфганстанда хезмәт иткән, хәзерге көндә исән 28 сугышчы-интернационалистның яртысыннан артыгы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалерлары Мөнир Газизуллин (Явлаштау) килгән, хәзер Казанда яшәүче якташыбыз Великам Әхмәдуллин кайткан иде. Алар катнашында районда Билгесез солдат һәйкәленә һәм Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә салынган монументка веноклар куелды. Аннары спорткомп­лекста волейбол уены үткә­релде. Сугышчы-ин­тер­­­на­­ционалистлар Әфганстан Рес­­пуб­­ликасыннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгын тагын да зурлаб­рак билгеләп үтү турында сөйләштеләр.

Шул ук көнне Олы Шыңар бозында укучылар арасында Әфганстанда һәлак булган Чулпыч егете Илфат Зиннәтуллинның якты истә­ле­генә багышланган хоккей турниры үткәрелде. Ярышларны ачу тантанасында Т.Шәрәфиев, Ф.Закиров катнашты, уеннарны 160тан артык кеше карады. Барысы биш мәктәп командасы катнашкан турнирда җиңүне Явлаштау хоккейчылары яулады. Икенче урынга - Шекше, өченчегә Шыңар командалары чыкты.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әфган сугышы