Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңышларыбыз елмаерлык булсын

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең 2011 елгы эшчәнлеген анализлауга, 2012 елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган отчет җыелышлары бу атнада "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалында башланды.

Ике йөзгә якын кешене туплаган хезмәт коллективы алдында баш белгечләр: Васил Миңнебаев, Рамил Шәймәрданов, Илдус Вәлиев, Наилә Габдерахманова, Рузалия Әхмәтҗанова үз тармаклары буенча уңай эшләрне һәм җитешсезлекләрне анализлап, профсоюз оешмасы рәисе Ләлә Баһманова эчтәлекле чыгыш ясадылар.

Чыгышлардан аңлашылганча, филиалның авыл хуҗалыгы продукцияләре сатудан алынган барлык акча кеременең 51 проценты "Сатыш" филиалына туры килүе ассызыклап үтелде. Игенчелек тармагы нигездә терлекчелек өчен эшли. Төп акча кереме (74 проценты) терлекчелек продукцияләре сатудан алынган. 2010 елга карата сөт җитештерүдә Мамалайда -132, Сатыш белән Бигәнәй фермаларында 118 процент үсешкә ирешелгән. Сыерларның продуктлылыгы 114 процентка арткан. Баш саннарында да 115-118 процент үсеш тәэмин ителгән. "Сөт җитештерү күләме артса да, Сатыш филиалы фермаларының берсе дә елны рентабельле тәмамламадылар. Чөнки сөтнең үзкыйммәте югары",- диде баш икътисадчы Наилә Габдерахманова чыгымнарны санап күрсәтеп. Әйтик, 2010 елда барлык сөтнең 60 проценты югары сыйфатлы итеп сатылган булса, 2011 елда нибары 26 процентын гына тәшкил итә. Алдагы елгы күрсәткечтән чигенеп эшләгәнлектән генә дә 2 миллион сум акча алынмаган. Ит җитештерүнең дә үзкыйммәте югары.Монда да чыгымнарның күп өлеше терлек азыгына туры килә. Ул яңа уңышка кадәр читтән сатып алып кайтылган азыклар ашату белән аңлатылды.

Белгечләрнең чыгышларын филиал җитәкчесе Фәргать Сәүбанов йомгаклап: "Ягулык, электр, техника бәяләре артып тора. Сөтне сатып алу бәяләре узган елгыдан да ким. Бел төп максат: акча кеременең төп чыганагы чыгымнарны киметүгә йөз тотып, экономияле эшләүгә, продукциянең сыйфатын күтәрүгә, җитештерү күләмен үстерүгә юнәлдерү. Авыл хуҗалыгында башка юл юк. Игенчелек тармагында да эшлиселәр күп әле. Бигрәк тә, люцерна, кукуруз, азык катнашмасы, суданка үләне үстерүгә игътибарны арттырырга кирәк. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хужалыгы