Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Ватан” талантларны барлый

Барлык номинацияләрдә дә диярлек гала-концертка чакыру хокукын сабалылар алды дисәк тә, арттыру булмас.

Республикабызның талантлы яшьләрен барлауда, аларны үстерү дә «Ватан» фестивале зур һәм нәтиҗәле эшләр башкара. Менә инде бишенче ел чараны оештыручылар Татарстанның һәр төбәгеннән булачак йолдызларны эзләп табып, зур сәхнәгә чыгара. Мәгълүм булганча, бу фестиваль Татарстан халыкларының милли мәдәни мирасын-традицияләрен саклап калу һәм җәелдерү, гореф-гадәтләрен, иҗатын өйрәнү, укучыларда гражданлык һәм милләтара толерантлык сыйфатлары тәрбияләү, яшь талантларны барлау максатыннан оештырыла. "Ватан" халык иҗаты республика яшьләр фестиваленең быелгысы, ягъни бишенчесе бөек Тукаебызның 125 еллыгына багышланды.

Дүрт этапта үтүче фестивальнең дулкынландыргыч сайлап алу турлары инде артта калды. Узган атнада Кукмара, Балтач, Әтнә, Питрәч, Саба, Балык Бистәсе, Әгерҗе, Теләче, Арча, Биектау районнарының яшь талантлары зона турында катнашу өчен район мәдәният йортына җыйналдылар. Фестивальнең "аерым җырлау", "Вокаль ансамбльләр", "фольклор", "нәфис сүз", "хореография" номинацияләрендә ике көн дәвам иткән дәвам иткән бәйге барышында Казанга йомгаклау концертына катнашуга дәгъва итүчеләр ачыкланды. Укучылар һәм яшьләр конкурска бик тырышып, бар көчләрен куеп әзерләнгәннәр. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасыннан укырга мөмкин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев