Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • ЯҢА ЙОРТЫНЫҢ ЙОЗАГЫ ДА УЛ

    Без яшь чакта ук белгән Бөек Ватан сугышы инвалиды Котдус абый Зиннәтов бик гаярь, тынгысыз холык­лы кеше иде.

    Сабантуйларында көрәшкә чыкмыйча калмас һәм, бер аягы бот төбеннән диярлек киселгән булуына карамастан, хәйран таза күренгән ир-атларны баш аркылы алып чөяр иде. Ә аның бер аякта биегәнен карап тору - үзе бер тамаша булды.

    ...Смоленск янында барган сугышларда каты яраланган солдатның аягын Уфа госпиталендә кисәләр. Шулай итеп, Олыяз егете К.Зиннәтов 1943 елның җәендә туган авылына сыңар аяк белән (Уфадан килүче лейтенант аны Казанга хәтле генә озата) кайта. Әмма, мин инвалид, дип тормый, җиң сызганып тормыш итәргә алына.1946 елда Котдус Зиннәтов җиккән ат Сәрдәдә яшәүче Әсма исемле чибәр кыз яшәгән капка төбенә килеп туктый. "Сине анда ниндидер егет чакыра, бер аягы да юк бугай аның", - дип кереп әйтә аңа дус кызы. Капка төбенә чыккан Әсмага әлеге егет "бер җиргә барып кайтырга" тәкъдим итә. "Бер җир" дигәне Котдус абыйның өч туганы белән әти-әнисез яшәгән йорты икән. Ягъни кире кайта торган җир булмый ул. "Шулай итеп, урлап алып кайтты ул мине. Дөрес, Олыязда кайтып китәр бу кыз, дип уйлаучылар күп булды. Котдус үзе дә мине ташлап китәр дип куркып яшәде. Әни дә, кайт, кызым, торма монда, дип берничә тапкыр килде. Язмышым шулай булгандыр инде, кайтмадым. Ул да, мин дә эштән курыкмадык. Котдус аягым юк дип тормады, ат җигеп тә эшләде, кая кушсалар, шунда барды. Мин сугыш вакытында Сәрдәдә ферма мөдире идем. Әни, ничек туйдырырсыз ул малларны, харап итәрләр, дип гел борчылып яшәде. Олыязга килгәч, сигез бала тәрбияләп үстердем. Ул чакта Котдусның хезмәт хакына һәм 42 сум пенсиясенә яшәдек. Аяксыз Котдус белән 56 ел гомер иттек",- дип тормыш елларын күз алдыннан үткәрде Әсма апа. Ул байтак еллар шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы булып эшли, Курсабашка сөт илткәндә аты өркеп, аздан гына имгәнми дә кала, әмма эшен дәвам итә.

    Хәзер әнисе белән яшәүче Хәмит тә әтисен яхшы яктан гына искә алды. "Иртүк торып, култык таякларын әкренләп күчерә-күчерә, сыңар ая­гы белән әллә ничә юл бәрәңге казыр иде дә, әйдә, чыгыгыз бакчага, дип дәшәр иде. Урманга барса да, бүрәнәнең юан-нечкә башы дип тормыйча, берүзе күтәргән. Өйне дә әни белән салып чыкканнар",- дип сөйләде ул әтисенә хөрмәт белән.

    (Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

    Ф.Мәүлетов.

    Н.Дәүләтов фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: