28 сентябрь 2012 яңалыклары
-
ГЕР КҮТӘРҮ ПРИЗЕРЛАРЫ
21-23 сентябрьдә Ютазы районында гер спорты буенча 2012 елгы Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге уздырылды.
-
БАССЕЙН – ЯРАТКАН УРЫНЫБЫЗ
Саба районы үзәгендә урнашкан йөзү бассейны яшьләрнең генә түгел, байтак кына өлкәннәрнең дә яраткан урынына әйләнде.
-
КАДЕТ УКУЧЫЛАРЫ – ТАБИГАТЬ САГЫНДА
«Без барыбыз да «Җир» исемендәге корабль пассажирлары, димәк, күчеп утырыр бүтән Җиребез юк». (Антуан Де Сент Экзюпери).
-
БЕЗНЕҢ ГӘҮҺӘРИЯ АПА
Олы Кибәче авылының "Күбәләк" балалар бакчасында 32 ел эшләп лаеклы ялга чыккан Гәүһәрия Вәлиева да тәрбиячеләрнең асыл үрнәге, яшьләргә үрнәк. Ул балаларны, сабыйлар аны яратты.
-
ДОНОРЛАР КӨНЕ
Агымдагы елның 4 октябрендә Саба үзәк хастаханәсендә Донорлар көне үткәрелә.
-
КУЛЛАНУЧЫЛАР ХОКУКЫ ЯКЛАНА
Республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан агымдагы елның 8 аенда кулланучылардан кергән барысы 412 (шуның 65е Саба районыннан) мөрәҗәгать каралган.
-
“МИЧӘН” ҮРНӘК КҮРСӘТӘ
Җәйләү чорында "Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалы сыерларның продуктлылыгын 3,5 килограммга арттырды.
-
“РАДИОМАРАФОН”ДА АКТИВ КАТНАШЫЙК
29 сентябрьдә "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе "Кайгырту" фондына иганә җыю буенча радиомарафон үткәрә.
-
АЛДАКЧЫ ТОЗАГЫНА КАПМА!
Республикада үзләрен социаль яисә полиция хезмәткәрләре, медицина персоналлары итеп күрсәтүче социаль алдакчылар саны артты.
-
ИГЕЛЕК КЫЛЫЙК
Көек авылында яшәүче Рәсим Вәлиев 35 ел буе чылбырлы тракторда эшли. Хезмәтен намуслы башкара, авылдашларының, чордашларының да ихтирамы зур аңа карата.
-
ЯҢА ЙОРТЫНЫҢ ЙОЗАГЫ ДА УЛ
Без яшь чакта ук белгән Бөек Ватан сугышы инвалиды Котдус абый Зиннәтов бик гаярь, тынгысыз холыклы кеше иде.