Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ИГЕЛЕК КЫЛЫЙК

Көек авылында яшәүче Рәсим Вәлиев 35 ел буе чылбырлы тракторда эшли. Хезмәтен намуслы башкара, авыл­дашларының, чор­даш­ларының да ихтирамы зур аңа карата.

Тик, кышын салкын, җәен эссе, тавышлы тракторда авыр хезмәт башкару үзенекен итә. Алдынгы механизаторның умыртка сөягенә килгән зыяннан аяклары йөрүдән туктый. Кем әйтмешли, җир җимертеп эшләп йөргән ир-ат өчен моны кабул итү кыен. Саулыкны югалту кемгә дә авыр, әлбәттә. Ярый әле, аның янәшәсендә ярты сүздән бер-берсен аңлап гомер иткән тормыш иптәше Нәфига апа, балалары бар. Аларның бик зур ярдәме, кайгыртучанлыгы белән берникадәр вакыт урын өстендә яткан Рәсим абый инде коляскага да күчеп утыра ала. Аяк­ларны тернәкләндерү өчен көн саен төрледән-төрле күнегүләр ясый. Буыннарны хәрәкәт­ләндерергә иң кирәкле - коляска, махсус кровать, тренажер, велосипед кебек җайланмалар да сатып алганнар. Боларның барысын да булдыру өчен, билгеле, финанс ярдәме кирәк. Балалар, якыннар кайгыртуыннан тыш, районның "Кайгырту" фонды да андый очракларда ярдәм кулын суза. Р.Вәлиевка да аз булса да ярдәм күрсәтелгән. Зур сумма түгел, шулай да битараф калдырмау да тормышта кыен хәлләрдә калганда зур шатлык.

Бу көннәрдә дә, өлкәннәр көне уңаеннан, әлеге игелекле гамәлләрне күздә тотып радиомарафон үткәрелә. Башкалар язмышына битараф калмаучылар "Кайгырту" фондына иганә акчасы күчерә. Һәм алар саулыкларын югалтканнар, операцияләр вакытында, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә яшәүчеләргә, тормышта авыр хәлдә калган, янгыннан зыян күргәннәргә бирелә. "Узган ел, мәсәлән, әлеге фондтан 228 мең 865 сум акча ярдәмгә мохтаҗларга тапшырылган. Шулай ук социаль яклау ида­рәсе аша дәүләттән дә мохтаҗларга социаль ярдәм акчалары да бирелә. Ел башыннан шул юнәлештә мохтаҗларга 800 меңнән артык акча бирелгән. Суммалар зур түгел, мохтаҗлыгына, кеременә, яшәү минимумына карап чыга, кемгәдер 3,5 мең булырга мөмкин" ,- ди социаль яклау идарәсе башлыгы М.Хуҗин.

(Дәвамын газета битләренннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев