Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

КУЛЛАНУЧЫЛАР ХОКУКЫ ЯКЛАНА

Республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан агымдагы елның 8 аенда кулланучылардан кергән барысы 412 (шуның 65е Саба районыннан) мөрәҗәгать каралган.

Шуның 141е - (Саба районы буенча - 23) язмача, 271е (43) телдән алынган. Районыбыз кулланучылары файдасына 62 мөрәҗәгать уңай хәл ителгән. Кулланучыларга судка кадәр кайтарылган акча 82900 сумга җиткән. Бүлек 5 районда 101 кулланучыга дәгъва гаризалары рәсмиләштерергә, судка 16 проект әзерләргә ярдәм иткән.

Кулланучылардан алынган мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге товарның, аерым алганда көнкүреш техникасының, кәрәзле телефоннарның, аяк киеменең, азык-төлек товарларының сыйфаты начар булуга кагылышлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев