Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Җырлыйк әле” дә Саба–Шәмәрдән

Райондашларыбызның "Җырлыйк әле" бәйгесен 24 декабрь - шимбә көнне 20 сәгать 30 минутта "Татарстан-Яңа гасыр" ("ТНВ") телевизион каналыннан карый аласыз.

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Нәҗип Бәдретдинов авторлыгында алып барылучы бу тапшыруның алдагысы Саба мәдәният йорты каршында озак еллар эшләп килүче "Нәүрүз" фольклор ансамбле һәм Шәмәрдән мәдәният йортының "Тулган ай" җыр ансамбле бәйгесе күрсәтеләчәк. Һәр иҗат коллективы дүртәр җыр башкара һәм шигырь-такмак чыгару конкурсында катнаша. "Такмак чыгаруда сабалылар шикелле уңышлы чыгыш ясаучы булганы юк иде әле",-диде Нәҗип Нәҗметдин улы әңгәмә вакытында. -Тапшыру сәхнә ветераннарының күңелен күтәрү һәм иҗади бәйгеләргә дәртләндерү өчен оештырылды, анда узган гасырның 60-70 нче елларының популяр халык җырлары һәм композиторларыбыз әсәрләре башкарылды, Саба ягы урманнар төбәге булганлыктан бу тематиканы да онытмадык,- диде автор һәм тапшыруны әзерләүдә ярдәм иткән район җитәкчелегенә, аның мәдәният бүлегенә рәхмәтен җиткерде.

И.Яхин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев