Реклама
Сорауларга Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Артем Николаев җавап бирәчәк.
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). 15 ноябрьдә Казан Башкарма комитетында әйләнә-тирә мохит һәм табигатьтән куллану мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанлылар үзләренең сорауларын Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Артем Николаевка бирә алачак.
Кабул итү 15 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кремль ур.,1 адресы буенча Башкарма комитет Аппараты җитәкчесенең утырышлар залында узачак. (843) 590-65-71 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз