Саба таңнары

Җылы киләме? Татарстанга кышка әзерләнәләр

Урамда бераз салкынайтуга халык әнә шул сорау­ны кабатлый. Эсседә – салкын, көзен җылы көтәбез. Ул яктан шәхси җылылык казаннары булган кешеләргә рәхәт ичмасам. Телисең икән – җәй ур­тасында җылыны куш, телә­мәсәң – бөтенләй сүнде­реп куй. Ә менә үзәктән җы­лытыла торган йортта яшәү­челәргә көтмичә булмый.

Хәер, элегрәк урамда биш көн рәттән 8 градус җы­лы торса, йортлар җы­лытыла башлый иде. Хәзер мондый таләп юк икән. Бу хакта Татарстанның төзе­леш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт минис­тры Ирек Фәйзуллин җит­керде.

 
– Татарстанның 28 районында җылы бирү сезоны башланды. Узган ел да без 25 сентябрь көнне җылы биргәнбез. Ул майның 18ен­дә туктатылган. 235 көн халыкны җылылык белән тәэмин иттек. Сезон тәмам­лануга, киләсенә әзерләнә башлыйбыз. Узган кыш җылылык челтәрендә авария булды. Биш көн буе кимчелекләрне бетерергә туры килде. Шөкер, халык җылысыз интекмәде, – ди министр.


Республиканың күп ке­нә районнарында яңа җы­лы­лык станцияләре сафка баскан. Зәй, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә, Казан халкы быел туңмая­чак! Тагын бер яңалык – министрлык бурычлыларны да кыерсытмый.
“Без бөтен йортларга җылы бирәбез. Акчаны барлап алу идарәче оешмалар өстендә. Алар бурычны кире кайтаруның төрле юлларын эзләп таба. Әмма гади халык түләүләрне вакытында башкара, – ди Ирек Фәй­зул­лин. – Быел күп кенә шә­һәрләрдә җылылык торбаларын алыштырдык. Зәй­дәге җимерелгән йортта төзек­ләндерү эшләре тәма­млана инде. Ул йортта яшәүчеләр дә салкында өше­мәс. Әгерҗе районында да яңа җылылык бирү системасы эшли башлады. Гомумән алганда, республика бу сезонга әзер”.


Җылыны яратсак та, аңа килгән түләү беркемне дә куандырмый. Узган елларда фатирда яшәүчеләр тү­ләүне бер ел буена бүлеп башкара иде. Хәзер инде җылылык бирелгән айдан туктатылганга кадәрге вакытта кеше тоткан җы­лы­лык өчен акча түли. Шулай дисәк тә, исәп-хисап кви­танциясендәге саннар бер дә сөендерми. Әле җылы бирергә дә өл­гер­мәделәр, Казанда яшәү­че берәүләргә 3 бүлмәле фатиры өчен 9 мең сумга түләү кәгазе кил­гән. Шуның алты меңе җы­лылык өчен, ди. Әлеге мө­рә­җә­гатьне министрга да җит­керделәр. Ә ул исә бу хәлне ачыкларга вәгъдә бирде. Брифингта субсидия мәсь­әләсен дә күтәрделәр. Ирек Фәйзул­лин, җылылык өчен бу ташлама бетсә дә, кайбер ке­шеләргә адреслы яр­дәм булып бара торган өлеше калды, ди. “Элек ташламаны тулысынча исәп­ләсәләр, хә­зер ул башкачарак эшлә­нә. Моның өчен һәркем үзе яшәгән районында урнашкан социаль яклау бүлегенә барсын иде. Шунысын да онытмагыз – документларны дөрес итеп тутырырга кирәк”, – ди ул.


Күпфатирлы йортлардагы җылылыкны һава торшын җайлаучы төймәләр куеп көйләп торалар. Кайбер кешеләр бу төймәне мактый үзе, ә менә кем­гәдер ошап бетми икән. Ми­нистрга бу хакта да җиткер­деләр. “Йорттагы җылылык­ны арттырабыз дип һава көйләгеч куйганнар иде. Киресенчә эшли башлады ул. Җылытасы урынга суыта”, – диләр. Министр бу очракта да ярдәм итәргә ышандырды. “Монда гаеп, мөгаен, дөрес тоташтыр­мау­да гынадыр”, – диде ул.

Реклама


Казанда берничә завод­ның үз җылылык казаны бар. Казан сөт комбина­ты­ның тулай торагында яшә­гәндә, безгә мондый хезмәт күрсәткәннәр иде. Моның да ике ягы бар. Беренчесе – бүлмәләр җылы, хәтта кыш көннәрендә тәрәзәләр ачык тора иде. Кайнар су ел әйләнәсендә туктап тормады. Әмма икенче ягы – түләү күп килә иде. 18 кв метрлы бүлмә өчен 2009 елларда 3 мең сум акча түләдек. Мондый казаннар Казанда гына түгел, Алабугада да бар икән. “Әлегә без аларга тимибез. Барысы да бу сезонга әзер. Киләсе елга, бәлки, без аларга хезмәт күрсәтә башларбыз”, – ди министр.


Республика халкын җы­лыга бәя арту-артмау да борчый. “ВТ” кайнар линия­сенә дә бу хакта күп кенә сораулар килә. Министр, җылылыкка бәя 4 процентка артырга мөм­кин, ди. Сер түгел, түлә­вен дә түләп, җылыга тилме­рү­челәр дә бар. Республикада җылы­лык буенча 8(843) 231-14-10, 292-10-10 кайнар линия телефоннары эшләячәк.

 

Фото:архив/Султан Исхаков

http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: