Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әйтерсең лә пар атларда үтте...

Узган атнаның җомгасында мәктәпләрдә чыгырылыш сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады.

"Соңгы" сүзе үзе үк күңелдә ниндидер моңсулык уята, шуңа күрә бу бәйрәм әти-әниләрнең дә, укытучыларның, укучыларның да күбесенең күзләреннән яшьләр китерми калмады. Бу көн килеп җитмәс, балачак, мәктәп еллары әле бик озак дәвам итәр кебек тоелса да, унбер ел инде узган, яраткан укытучыларыңнан, сыйныфташларыңнан аерылырга туры киләчәк бит. Шуңа күрә моңсу, ямансу да.

Быел районыбызда гомумбелем бирү мәктәпләрен 292 укучы тәмамлый. Моннан тыш IX сыйныфларда белем алган 470 укучының да байтагы өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Бу көн 3616 бала өчен җәйге каникулны да алып килде.

Гимназия. Саба гимназиясендә узган соңгы кыңгырау бәйрәме балачак хатирәләре, белем алу еллары белән бәйле иң изге, садә һәм самими кичерешләр тантанасына әверелде. Унберенче "а"дан- 23, XI "б"дан - 16, XI "в"дан - 14 - барысы 53 егет һәм кыз мәктәбе, укытучылары белән саубуллашты. Дөрес, әле Бердәм дәүләт имтиханнары бирәсее бар. Гимназия Ринат Хәбибуллин бәйрәм белән котлау чыгышында 53 укучының да сынауларга кертелүен белдерде. Шуларның 11е мәктәпне "5"ле билгеләренә генә тәмамлый. "Бу укучылар билгеләрен расларлар һәм медальләргә лаек булырлыр дип уйлыйм",- диде директор.

Укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны соңгы кыңгырау бәйрәме белән мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров тәбрикләде. Ул-кызларының иң көчле коллектив саналган гимназиядә белем алуларына басым ясап, гаиләдә бу хакта даими кайгырткан әти-әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев