Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үткәннәргә кайтып...

Үткәннәргә кайтып...

Быел республикабыз халкы өчен генә түгел, райондашларыбыз өчен дә истәлекле ел. ТАССР төзелүгә – 100, Бөек Җиңүнең - 75 еллыгы белән бергә Саба районы оешуга һәм газетабыз нәшер ителә башлаганга да 90 ел тула. Шул уңайдан республика һәм районкүләмендә күптөрле чаралар оештыру күздә тотыла.

Без дә, үз чиратыбызда, газетабыз битләрендә бу истәлекле даталарга кагылышлы язмалар урнаштырырга, үзенчәлекле конкурслар оештырырга ниятлибез. Һәм, әлбәттә, сез- яраткан газета укучыларыбызны да бу изге һәм кирәкле эшкә (тарихны барлау үзе зур хезмәт!) кушылырга чакырабыз. “Үткәннәргә кайтып...” сәхифәсендә без газетабызда төрле елларда чыккан кайбер язмалардан өзекләр биреп барачакбыз. 

Кыскача гына тарихка күз салсак, 1930 елның 10 августында Саба районы оештырылгач, шул елның 25 ноябрендә районыбызның тәүге басмасы “Колхоз байрагы” газетасы дөнья күрә башлый. Ул 1962 елның 5 маена кадәр шул исем астында нәшер ителә. Аннары сабалылар берникадәр вакыт Арчада чыга торган “Коммунизмга” газетасын алырга мәҗбүр булалар. 1963 елның апрель аеннан газета яңадан оештырыла, исеме “Җиңү байрагы” дип үзгәртелә. Ә 1990 елның сентябреннән газета “Саба таңнары” дигән исем белән нәшер ителә башлый. Түбәндә “Колхоз байрагы” газетасыннан беренче өзекне тәкъдим итәбез.

“22 декабрь көнне “Октябрь” колхозында митинг булды. Колхозчылар Донның урта агымы районында безнең гаскәрләрнең соңгы җиңүләре турындагы, бөтен илебезнең бердәм рәвештә фронт өчен күәтле танк колонналары,сугышчан эскадрелияләр (эскадрилья- ред.) төзүе турындагы шатлыклы хәбәрне ишетеп тирәнтен дулкынландылар. Колхозчы Разия иптәш Гаязова сүз алып болай диде: “ Дошманның юк ителү көне ерак түгел инде. Бөтен илебез аңа үлем әзерли. Безгә немец ерткычларын ничек кенә булса да тизрәк бетерергә кирәк... Әйдәгез, фронтка үзебезнең колхоз акчасы белән бер сугышчан самолет төзеп бирик...” Бу сүзләр һәрбер кешенең уртак фикерләре иде. Шуннан соң башка иптәшләр дә чыгып сөйләде. Банат иптәш Батырова: “Минем иптәшем дошман белән сугышта һәлак булды. Мин аны онытмам, йәрәгемдә дошманга үч мәңге бетмәс...Бу самолет фронтка барып, безнең үчне алсын, безнең өчен сугышсын!” диде. Митинг ахырдан шундый карарга килде: Кызыл Армиягә үзебезнең колхоздан бер самолет төзерлек- барлыгы 110 мең сум акча бирергә. Самолетны “Октябрь” колхозы колхозчысы дип исемләүне сорарга. Районның барлык колхозларын һәм колхозчыларын безнең инициативаны күтәреп алырга, сугышчан машиналар төзү өчен акча җыюны көчәйтергә чакырабыз”. Ш.Газизов, колхоз председателе (“Сугышчан самолет төзү өчен”, “Колхоз байрагы”, 24 декабрь, 1942 ел).

Искәрмә: “Октябрь” колхозы бүгенге көндә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X