Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Авыл хатын-кызы булу җиңелме? [сораштыру]

1995 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының хатын-кызлар конференциясендә Халыкара авыл хатын-кызлары көнен уздыру тәкъдиме белән чыгалар.

Нәтиҗәдә ел саен 15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көнен билгеләп үтү турында карар кабул ителә. Әлеге чара авыл тормышы проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын ныграк җәлеп итү максатын күздә тота.

Статистика мәгълүматларына караганда, авылда гомер кичерүче гүзәл затлар дөньяда яшәүчеләрнең чирек өлешен алып тора. Ә Россиядә аларның саны 21 миллион чамасы. Районыбызда исә авылларда ел башына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 11918 хатын-кыз яши. Алар ир-атлардан 956га күбрәк. Хатын-кызларыбызның 5945е хезмәт яшендә. "Алар аграр комплексның күпчелек өлкәсендә эшли, терлекчелектә төп йөкне үз җилкәсендә күтәреп бара дисәң дә, арттыру булмас. Җирле үзидарәләрдә, мәдәният өлкәсендә, балаларга белем бирүдә, авыл кешесенең сәламәтлеген саклауда төп җаваплылык алар өстендә,- ди район хатын-кызлар җәмәгать оешмасы рәисе Дания Галимуллина.- Хезмәтләре дә югары бәяләнә. Быел гына 2 хатын-кызга һөнәре буенча атказанган исеме бирелде, 4 хатын-кызыбыз медальләр белән бүләкләнде. Авыл хатын-кызларының тормыштагы, балалар тәрбияләүдәге, гореф-гадәтләрне, гаилә, милли традицияләребезне, дини йолаларыбызны саклаудагы роле бәяләп бетергесез. Аларның һәрберсенә диярлек дан җырларга, сабырлыкларына, тормышларына сокланырга була

Авыл хатын-кызы булу җиңелме? Бу сорауны районыбызда яшәүче хатын-кызларыбызның олысына-кечесенә бирдек.

-Мин Түбән Шытсу авылы кызы. Яшь чакта әтием мине шәһәргә китәргә үгетләде,- дип сөйләде 63 яшьлек Сәгыйдә апа Әбдерәшитова.- Чыннан да, шулай булды. Башта 7 ел Казанда яшәдем, аннары Таҗикстанга китеп бардым. Ленинабадта тукучы булып 18 ел эшләдем. Әмма, иремә бик рәхмәт, өч ел саен авылга кайта идек. Авыл мине гомер буе үзенә тартты, чишмәләр, тау буйлары, риясыз кешеләре сагындыра иде. Нәтиҗәдә 1993 елда бөтенләйгә кайттык. Фермада 7 ел сыерлар сау­дым, ашханәдә эшләдем. Гомумән, авыл тормышын яраттым. Мин якындагы Казанда яшәп тә, туган авылына кайтырга җай тапмаган кешеләргә әле дә аптырыйм.Алай итмәсеннәр иде.

-Мин авылда яшәүне бер дә авыр димәс идем,- ди Югары Симеттә өч кыз үстерүче Зилә Хассамова.- Шәһәрдән кай җиребез ким. Калада дүрт почмакта бикләнеп утыру түгел инде.Газ бар, суны ташырга кирәкми, ванна бар.Урамыбызга җәелгән таш асфальттан ким түгел.Ипотекага шәп йорт салып чыктык та, шунда олысына 7, кечесенә 3 яшь булган өч бала тәрбиялибез. Ирем гаиләбезне туйдырырга акча эшләп тора. Дөрес, эш урыны мәсьәләсендә кыенрак. Менә каршыбызда гына күпфункцияле иҗтимагый үзәк төзелеп килә. Шунда эшкә урнашып булмасмы икән дип тә торам.

Каладан Килдебәккә кайтып яши башлаган Сәридә Нурмөхәммәдова да авыл тормышының өстенлекләрен яхшы белүчеләрнең берсе булып чыкты. "Беренчедән һавасы яхшы, машиналар аз. Икенчедән, экологик яктан чиста продукт ашыйбыз. Җир иркен. Яшелчәдән тыш, петрушка, сельдерей кебек үләннәр үстерәм. Кош-корт, кәҗәләр асрыйбыз. Куяннарның саны кайчак 50гә, хәтта 100гә җитә. Ялкау булмасаң, авылда яшәү яхшырак. Стена-түбәсе генә булган йорт сатып алган идек. Хәзер шуны яшәү шартларына китереп бетердек. Мин өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә дә шәһәрнең биек катларында ятмаска, авылга кайтырга киңәш итәр идем. Бер генә теләк бар: яңа барлыкка килгән урамда юлны тәртипкә салып бетерсеннәр иде",- дип сөйләде ул.

Гомумән, сораштыруда катнашучы хатын-кызлар арасында авылда яшәү авыр дип өздереп әйтүче табылмады. Кем яшәгән җирен кимсетсен инде. Авылда гадел, тырыш, кешелекле, түземле кызлар-киленнәр, апалар-әбиләр яшә­венә ышандык. Әлбәттә, шәһәргә китүчеләр дә бар. Әмма алар инде авылда яшәүче булып саналмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев