Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Баланы ДӨРЕС итеп ачулан!

Хәзерге заман ата-аналары арасында бу турыда уйланмаган кеше сирәктер. Балага кычкырырга ярамаганлыкны һәркем белә, ә менә дөрес итеп ачулануның ничек икәнлеген беркем дә төгәл генә әйтә алмый.

Уф… бала тәрбияләүдән дә авыррак хезмәт юктыр, мөгаен. Сезгә моны адым саен кабатлап торам, тик әйтмичә дә булдыра алмыйм. Чөнки моның шулай булуына көннән-көн ныграк төшенәм. Соңгы вакытта исә бала тәрбияләү өчен, беренче чиратта, үз-үзеңне тәрбияләргә кирәк икән дип уйлый башладым әле. Анысы исә тагын да катлаулырак…

Дөресен генә әйткәндә, соңгы вакытта көннәрем чын мәгънәсендә үз-үзем белән көрәшеп уза. Күз алдына китерегез: син бик каты каядыр ашыгасың, җитешә алмыйсың. Чыгып китәргә генә җыенганда, балаңнын бөтен йөзен, чәчәләрен помадага батырганлыгын күрәсең. Менә шунда кычкырмый ничек түзмәк кирәк? Яисә балаң син ашарга пешергән арада ап-ак обойларны рәсем ясап пычраткан… Моңа тыныч кына карап буламы?

Черек помидорлар белән атсагыз-атыгыз, тик минем баламны рәхәтләнеп җилтерәтәсе килгән чакларым ай-һай күп. Тавыш күтәреп, ачуланып та алам кайчак. Бары тик шунысы гына күңелне җылытып тора: ачу ничек кенә кайнаса да, үземне һәрвакыт кулда тотарга тырышам. Без күнеккән куркыту, янау һәм тәнкыйтьләү белән генә ерак китеп булмас, мин әйтәм.Нәкъ менә шуңа күрә соңгы вакытта баламны дөрес итеп ачуланырга өйрәнә башладым әле. Кайбер киңәшләрне сезгә дә бирәм. Кызык булса, укыгыз!

1. Балага гаебе өчен шартлап ябышырга, аны тәнкыйтьләргә ярамый.

“Нишләп миндә генә шундый бала?”, “Син һәрвакыт ярамаган эш кенә эшләп йөрисең, тагын бөтен уенчыгың идәндә”, — кебек җөмләләрне гомумән лексиконнан алып атарга кирәк. “Нишләдең син! Өйдәге бар нәрсәне ватып бетердең бит инде”, — кебек җөмлә урынына: “Син мине бик тә борчыдың”, “Нишләп алай иттең, минем бөтем кәефем кырылды”, — кебек текстларны куллану урынлырак булачак, дип белдерә психологлар.

2. Баланы ачуланганда, аны хөрмәт итүеңне күрсәтергә кирәк.

Ачулы текстка беркайчан да, ялгыш кына да әшәке сүзләр кыстырырга ярамый (!). Бу бигрәк тә ата кешеләргә кагыла, дип кисәтә белгечләр.

3. Эмоцияләргә бирелү, кычкыру шулай ук ярамый торган хәл.

Бактың исә, кечкенәдән үз-үзләрендә ата-ана акыруын тойган балалар үсә төшкәч үзләре дә әти-әниләренә кычкыра башлыйлар икән. Шуңа күрә ачуыгыз кабарганын тоясыз икән, баланы җилтерәтүгә, аңа акыруга караганда, башка бүлмәгә кереп бикләнүең мең өлеш артык.

4. Һәм иң мөһиме: бала ни генә эшләмәсен, аның сабый булуын онытмагыз.

Беренче карашка, бу киңәшләр бик тә гади кебек тоела. Тик чынлыкта аларны истә тоту, үтәү бик тә катлаулы. Килешәсезме?

P.S. Психологлар өч яшькә кадәрге балаларны гомумән ачуланмаска киңәш итә. Чөнки алар әле ярый һәм ярамыйны аермый. Бу яшьтә бала нинди генә тәртипсезлек кылмасын, барысына да ата-ана гаепле.

Яшь әни язмалары

Фото: pixabay.com

http://sabantuyjournal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев