Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

БДИга ӘЗЕРЛЕКНЕ КАЙЧАН БАШЛАРГА?

Чананы җәйдән, укучыны имтиханнарга көздән әзерлә мәкале бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. БДИ, аңа кайчан әзерләнә башларга, ничек югары баллга тапшырырга? Бу һәм башка бик күп сорауларга җавап әлеге язмада.

1. БДИга әзерлекне кайчан башларга?

Иң идеаль вариант – имтиханнарга 1 ел кала. Әлеге вакыт эчендә укучының, бар материалны кабатлап чыгып, имтиханнарын югары баллга тапшыру ихтималы зур. Техник һәм табигать фәннәреннән (математика, физика, химия, биология) имтихан тапшыруга әзерлекне 2 ел алдан башлау яхшы.Олимпиадаларга йөрүче укучылар өчен БДИга әзерлек эше бермә-бер кими: имтиханнарда биремнәр күпкә җиңелрәк.

Укучы еш кына: “Әле вакыт күүү-үү-үүп, өлгерермен”, – дияргә ярата, тик әнә шул “күп” вакыттан яңа ел, май бәйрәмнәрен, авырып китү ихтималын һм башка шундый вакыйгаларны сызып атсак, көннәрнең санаулы икәнен аңларга мөмкин. Әле бит шул вакыт эчендә 10 еллык белемнәрне яңартырга өлгерергә кирәк. Шуны аңлап алып, әзерлекне озакка сузмасаң, үкенмәссең.

2. БДИны яхшы тапшырыр өчен нәрсә кирәк: тест чишә белүме, гомуми белемнәрме?

Моннан 10-15 ел элек, әле БДИ кертеп кенә яткан чорларда ул тестлардан гына тора иде. Һәр ел саен имтиханны үзгәртәләр, биремнәрен катлауландыралар. Мисал өчен, хәзер бер сорауда берничә җавапны билгеләргә кирәк. Монда инде “тисә тиенгә, тимәсә куянга” мәкален девиз итеп алып булмаячак.

Рус теленнән инша өлешендә әдәбияттан аргументлар китерүне шулай ук бетерделәр, чөнки укучылар аларны имтиханга кергәндә ятлап бетерә иде. Хәзер инша тәкъдим ителгән текст нигезендә генә язылып, аны шәрехләүгә кайтып калачак.


3. Имтиханнарга үзлектән әзерләнеп буламы? Әллә репетитор кирәкме?

Әгәр күзләрең “уку” дип яна һәм син белем алырга һәрьяклап әзер икән, әлбәттә,  син бар материалны дәреслекләр аша гына да үзләштерә аласың. Әлеге процессы тренажёр залы белән чагыштырырга мөмкин: кул астыңда бар нәрсә дә бар, тик аларны куллана белмисең икән, тренерны (безнең очракта укытучы, репетитор) ялларга туры киләчәк. Үзеңә туры килгән вариантны сайлап алырга мөмкин.


4. Өстәмә имтиханны кайсы фәннәрдән тапшырырга икәнлеген ничек хәл итәргә? Акылдан язмас өчен ничә фән сайларга?

Иң күп дигәндә  5 имтихан сайлагыз, аннан да артыкка алыну хәерлегә булмас. 5 фәннән имтихан тапшырырга карар иткән укучыларга көннәрен булдыра алганча бушатырга киңәш итәбез, болай итмәсәгез, башыгыз да, нервларыгыз да чыдамас, дуслар. Әзерләнү барышында ял итеп алырга, саф һавада йөреп керергә онытасы түгел.

“Кайсы фәннәрдән имтихан тапшырырга?”  соравына җавап табар өчен нинди юнәлештә белем алырга теләвегезне ачыклау мөһим. Әгәр ул гуманитар юнәлеш булачак икән, димәк, җәмгыять белеме, әдәбият, еш кына инглиз теле, фәлсәфә һәм юридик факультетларга керер өчен тарих кирәк булачак. Техник юнәлеш өстенлек бирәсең икән, профиль математика бирәсе барлыгын истә тот, аңа әзерлекне 2-3 ел алдан башласаң яхшы булуын да онытма.


5. Имтиханга әзрелек елында балага ничек ярдәм итәргә? (әти-әниләргә киңәш)

Еш кына әлеге чорда балага терәк буласы урынга, киресенчә, ата-аналар аңа ябырылалар. Балага басым ясарга кирәкми. Аны аңларга, тырышыгыз, иркенләп әзерләнергә һәм ял итәргә мөмкинлек тудырырыгыз.

 

Фото: Ильнар Тухбатов

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев