Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

“Бер айга 2 400 сум – акчамыни инде ул? Их,ирләр! ”

Беркөнне эшем төшеп районга барганда, Арча-Кенәр юлындагы светофор буенда бер хатын белән кечерәк кенә баланың басып торганлыгын күрдем. Машиналар тыз да быз узалар да китәләр, берсе дә утыртмый.

Бала, туңмаскадыр инде, тик тормый, баскан урынында гына сикергәләп тора. Урамда март булса да, салкын шул быел. Төннәрен минус 28гә кадәр җитте. Көндез дә ул кадәр эреп китә торган түгел. Юлда торучыларга бигрәк тә авыр. Тик торганда эчкә салкын тиз үтә бит ул.

Ерактан ук боларга карап килгәч, мин туктамыйча узып китә алмадым. Аналы-уллы керә-керешкә и рәхмәт укыдылар инде миңа! “Бала белән булгач, хәзер шоферлар бик утыртмыйлар шул. Махсус кресло кирәк, ул булмаса, гаи күп штраф сала. Сез борчылмагыз, абый, туктатсалар, үзем түләрмен, яме”, – дип, хатын алдан ук әйтеп куйды. Хатынның малае да бик тере, ачык. Тегесен-монысын сөйләшеп киттек. Шулчак хатынның телефонына смс килде. “Элеккеге иремнән икән, 2 400 сум алимент акчасы күчкән”, – дип әйтеп куйды, укыгач.

Алиментның ни икәнен малай да бераз чамалый булса кирәк, и сөенде әнисе шулай дигәч, и шатланды. Әнисенең телефонын алып: “Мине онытмаган әтиемә рәхмәт! Зур булып үскәч, мин дә аңа булышырмын”, – дип, әллә ниләр әйтеп бетерде. Ул балага карап, күз яшьләрем килде. Бер айга 2 400 сум – акчамыни инде ул? Их,ирләр!

Кырлай борылышында, чыннан да, гаилар басып тора икән. Шул тирәгә җитеп, узып киткәнчегә кадәр аналы-уллы бертуктаусыз дога укып бардылар. Бар теләкләре – безнең машинаны туктатмасалар ярар иде. Теләкләре кабул булдымы, әллә инде полиция хезмәткәрләре бездән алда гына барган машинаны туктатып, шулар белән онытылдымы, безне чыннан да туктатмадылар. Мин әкрен генә узып киттем. Тормыш авырлыкларын күреп үскән бала, нәкъ зурларча: “Ходай бар ул”, – дип, битен сыпырып куйды. Икенче бер борылышка җитеп, шундагы кибеттән мин аларга икешәр кило алма, мандарин алып бирдем. 8 Март бәйрәме җитә бит, миннән хәер булсын, дидем. Мөршидә исемле хатын иде ул, Шушма борылышында төшеп калдылар. Ә өйгә кайтып керүгә мине сөенче көтеп тора иде: сыерым бозаулаган!

Ринат, Арча районы

Фото: Татар-информ/архив

Безнең авыл гыйбрәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев