"Чернобыль АЭСына баргач, андагы хәрабәләрне күреп шаккаттык, тирә-юньдә тереклек юк, кошлар очмый"
Апрельнең соңгы ункөнлегендә Шәмәрдән тернәкләндерү бүлегендә Чернобыль атом электр станциясе һәм "Маяк" җитештерү берләшмәсе аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны, аларның тол хатыннарын ял иттерделәр.
Ветераннар сихәтләндерү курслары узганнар, экскурсияләрдә булганнар, төрле чараларда катнашканнар.
Иң тәэсирле чара Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәла-казалары корбаннарын искә алу көнендә (26 апрель) булды. Бүлектә тернәкләнүчеләр алдында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев чыгыш ясады. Барысына да сәламәтлек, исәнлек-саулык теләп, бүләкләр тапшырды. Чара Саба һәм Шәмәрдән йортлары сәхнә осталары концерты белән дәвам итте.
Чернобыль АЭСындагы радиация нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан ун кеше катнаша. Шуларның өчесе - Сабадан Равил Җиһаншин,Төбәктән Фәрзетдин Камалов, Юлбат авылыннан Нурмый Хафизов "җәһәннәм"гә 1986 елның 14 сентябрендә китәләр. Бу вакытта инде аларга 43-47 яшь була.
-Комбайнда эшләгән вакыт. Комиссариаттан чакыру килде,- дип искә алды Нурмый абый.- Карышып тормадык, киттек. Без 6 айга алынган идек. Барысы 82 көн булдык. Станциягә баргач, андагы хәрабәләрне күреп шаккаттык. Тирә-юньдә тереклек юк, кошлар очмый. Безнең яшәү урыны Чернобыльдән 65 километр читтә, Иванково дигән шәһәрдә иде. Мин аварияне бетерүдә катнашучы техниканы туплап тордым. Станциягә кертер алдыннан саклагыч киемнәр бирәләр, авыз-борынны исә марлядан ясалган повязка белән генә каплыйсың. Нурланышның дозасы аның алсулана башлавыннан да күренә. Артык тоткарлансаң, рация аша, срогың тулды, чык, дип шунда ук хәбәр итәләр. Радиациянең шаукымы хәзер сизелә: күзләрем начар күрә, инсульт булды.
- Станциядә эшләү секунд-минутлар белән исәпләнә иде,- дип сүзгә кушыла Р.Җиһаншин.- Тиз генә кушылган эшне үтисең дә, куркыныч зонадан чыгып йөгерәсең. Күпмедер вакыттан соң тагын шушы хәл кабатлана. Сәгатең тулгач, бөтен киемнәреңне калдырып, юынып чыгасың. Дозиметр югары күрсәтә икән, яңадан юынып чыгарга туры килә.
Нурмый, Равил абыйлар төркемендә эшләгән Фәрзетдин Камаловның вафатына инде 11 ел узган икән. Тернәкләнергә аның тол хатыны Хәлимә апа килгән иде. "Кайткач, 16 ел яшәде. Бик зур - 22,5 рентген нурланыш алган иде. Аңа медаль бирергә тиешләр иде. Аны ала алмадык",- ди Хәлимә апа ачынып. Ул бүгенге көндә улы белән 45 квадрат метрлы өйдә яши икән. Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" җитештерү берләшмәсендә 1957 елда булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Гыйльметдин Сафин да моннан 4,5 ел элек гүр иясе булган. Тол хатыны Наилә апа Сафинаны бәйрәм чарасында туган көне белән дә тәбрикләделәр. Ветераннар тернәкләндерү бүлегендә күрсәтелгән хезмәттән канәгать булуларын әйттеләр. Социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин аларның тормыш хәлләре белән дә кызыксынды, булган проблемаларын хәл итүдә булышырга тырышачакларын белдерде. "Ярдәм сорап йөрүе рәхәт түгел ул, Марсель, - диде Наилә апа.- Булганына канәгать инде. Шулай да аена 178 сум күпмени инде ул". (Әйе, техноген һәлакәтләрдә булганнарның тол хатыннарына, инвалид булмасалар, туйдыручыны югалткан өчен әнә шундый аз акча каралган. -авт).
Радиация тәэсирле җирләрдә булганнар, аларның толлары ел саен тернәкләндерү бүлегендә очрашып, хәтерен яңарта, эчен бушата. Аларның проблемаларына игътибарлырак булсак иде.
Фәнил Мәүлетов.
Нурхан Дәүләтов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев