ҖЕН АДАШТЫРГАН, ДИЯРСЕҢ...
Кара урманга кергәнче чыгасыңны уйла ди халык.
Ике басу Арташ авылында яшәүче 79 яшьлек Мөнирә апа Тимерхуҗина балачагыннан җиләк, гөмбә җыеп үскән, үзе әйтмешли, һәр агачын, һәр куагын биш бармагы кебек яхшы белгән урман сукмагы да адаштырыр дип башына да китерми. Ай качкан, йолдызлар яшеренгән дөм караңгы төнне гөмбәче әби бер ялгызы урманда үткәрә...
Мөнирә апаның югалуы турында хәбәр район эчке эшләр бүлегенә 14 сентябрь көнне 20 сәгать 35 минутта алына. Тимершыкта яшәүче оныгы Гөлнара әбисенең көндезге 12ләр тирәсендә урманга гөмбә җыярга китүе, әмма әлегәчә өйгә кайтмавы турында борчылып хәбәр итә. Полициядә тиз арада оператив төркем оешып, Арташ якларына юл ала. Бу вакытта инде әбине эзләргә ярты авыл кузгалган була. Авылдан көнбатышка таба 2 чакрым ераклыктагы урман эчен полиция, МЧС хезмәткәрләре төн уртасына кадәр иңлиләр. Әмма нәтиҗәсе генә булмый. Эзләү эшләре таң беленә башлагач, кабат дәвам итә. Иртәнге 8ләр тирәсендә урман куелыгына 1,5 чакрым чамасы үткәч, полицейскийларның кычкырып эзләүләренә әби тавыш бирә. Шунда тәмам талчыккан, әмма ике чиләк гөмбәсен кулыннан ычкындырмыйча пүкәнгә елышкан Мөнирә апага тап булалар.
Бу герой әбинең үзен барып күрү теләге белән өченчекөн Ике басу Арташ авылында Мөнирә апа яшәгән йортта булып кайттык. Гөмбәчебез теге вакыйгалардан соң инде хәл-әхвәл алган, тынычланып, кабат үзенең кош-кортлы, мал-туарлы йорт мәшәкатьләренә чумган. Төнлә җыеп кайткан гөреҗдә гөмбәләре дә юылып, тазартылып, пыяла савытларга маринадлап куелган.
Бу йортта ул әти-әнисен тәрбиләп соңгы юлга озатканнан соң, шактый еллар ялгызы гына гомер кичерә. Әмма туганнары, якыннары бу нигезгә сукмакны суытмыйлар. Бигрәк тә Гөлчара апа Фәттахова гаиләсенең зур кайгыртуын тоеп яши Мөнирә апа. Әнисеннән 7 айлык вакытта ятим калган Гөлчара апаны Мөнирә апа тәрбияләп үстергән. Шуңа да аларның тормыш көн-күрешләре уртак, бер агым белән бара дисәң дә була. Мөнирә апа югалган көнне дә алар башта бергә бакчада бәрәңге алалар, төштән соң әби урманга чыгып китә. Аның киткәнен хәтта күрми дә калалар. Икенче бер авылда яшәүче туганнары Мөнирә апага йомыш белән килгәч, аны йорты тирәсендә бик озак көтеп тора, әби кайтмагач, шикләнеп, Гөлчара апаларга барып әйтә. Менә шуннан соң башлана теге мәхшәр.
-Урманны бик әйбәт беләм мин. Ул көнне гөмбәне гел бер җирдән генә җыйдым кебек,- дип искә ала Мөнирә апа. -Әйтерсең лә, җен бутады. И, балам, урман түгел, бичура булган ул хәзер. Елгага төшсәң-тигәнәк, кыяк үлән, кычыткан, кулларым чиләнеп бетте. Урманны үлән, чүп баскан, ерып чыгарлык түгел. Карап йөрим-бөтенесе таныш җирләр кебек, әмма чыгу юлын таба гына алмыйм бит. Шулай төнге берләргә кадәр каңгырап йөрдем. Аптырагач, бер җиргә барып утырдым. Тирә-якта тып-тын, яфрак селкенгән тавыш та ишетелми. Берзаман, кеше ышанмаслык хәл, мин утырган җиргә ниндидер аллы-гөлле яктылык таралды. Һава да күренми. Бу могҗизага бер сәгатьләп таң калып утырдым. Үзем бертуктаусыз белгән догаларымны укыйм. Исән калуымны Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте дип кабул иттем. Ничек тә йокламаска тырыштым, гел аякларымны хәрәкәтләндердем. Яктыра башлагач, кабат торып, юлымны дәвам иттем.
Эш сөючән, хәрәкәтчән, бик юмарт, кешелекле Мөнирә апаны Ходай үзе саклаган, диләр якыннары. Сабада яшәүче оныклары Айсылу белән Данил да: "Әби холкы белән бирешә торган кеше түгел. Адашкач та, кан басымы гына күтәрелмәсен дип борчылдык. Аннары безнең урманда аю да бар диләр бит, анысы да күңелгә шом салды"-диләр яшьләр.
-Урманны яхшы белсәң дә, уяулыкны киметергә ярамый, -ди Россия эчке эшләр министрлыгының Саба районара бүлеге вазыйфаларын башкаручы, полиция майоры (Мөнирә апаны эзләү төркемен оештыручы) Фәрит Вафин. Мөнирә апа, адашкач, үзен дөрес тоткан дип әйтергә мөмкин, каушамаган, каударланмаган, иң мөһиме - хәрәкәтләнүдән туктамаган, шуңа да туңмаган. Өлкән яшьтәге кешенең бу батырлыгына сокланырга гына кала. Гомумән, урманга барганда, үзең белән кирәкле дару препаратлары, аз гына булса да азык запасы, су алырга киңәш итәр идем.Ниләр генә булмас. Кәрәзле телефон, компас, булса бик яхшы. Кулыгызда сәгать булса да зыян итмәс. Юлга чыкканчы, ул территорияләрне яхшылап өйрәнергә, урманга кергәндәге юлдан ничек тә тайпылмаска кирәк. Барган вакытта юлда очраган һәр нәрсәне (пүкән, сынган агач, чокыр, кырмыскалык булырга мөмкин) истә калдырырга тырышыгыз. Адашкан очракта, паникага бирелмәгез! Иң беренче, барган җирдән туктап тынычланырга кирәк.Электр үткәргечләре баганалары буенча ориентирлашырга мөмкин. Иң яхшысы урманга ялгызың гына йөрмәү. Һәм кеше аяк басмаган, бер дә таныш булмаган маршрутлардан читләшергә кирәк.
Мөнирә апа кара урманнан исән-имин чыгуына Ходайга шөкер кылып, аны табышуда ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт укып яши бүген. Адаштырса да, урманга үпкәсе юк аның.Быелга гөмбә сезоны ябык, киләсе елга Аллаһы боерса, тагын күз күрер дип, елмаеп озатып калды безне гөмбәче әбиебез.
И.Илфирова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев