Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Гөмбә һәм балалар – ашатыргамы, юкмы?

Гөмбә чоры җитә, җәмәгать. Ә мин үтереп гөмбә яратам. Бөтен ризыкны гөмбә кушып әзерли алам. Шулай да, гөмбәдән аш-пюрены аеруча үз итәбез. Чөнки кызыбыз ярата…

Әйе, кызыбыз гөмбә ашына мөкиббән. Ул аның иң ошаткан ризыкларының берсе. Тик шушы көннәрдә ул бу ризык белән үзе дә сизмәстән бик озакка саубуллашты. Чөнки мин балаларга гөмбәне ни өчен ашатырга ярамаганлыгын белдем!

Дөресен генә әйткәндә, гөмбәнең шактый шикле ризык булуын чамалый идем инде. Тик бу бары тик әлеге продуктның агулы-агусыз төрләре булуга гына бәйледер дип уйладым. Әмма алай булып чыкмады бит әле . Шушы көннәрдә бер фәнни мәкаләгә тап булдым һәм үзем өчен чын мәгънәсендә “Америка ачтым!”.

Әлбәттә, мәкалә гөмбәнең файдалы якларын санаудан башлана. Аңарда бик күп файдалы матдәләр бар икән. Аксым, фосфор, калий, В төркеме, А, С, РР витаминнары шактый ди. Тик менә начар тәэсире дә юк түгел. Мәсәлән, гөмбәдәге хитин матдәсе ашказанында эшкәртелми икән. Бу исә гөмбәнең файдалы матдәләренең тәэсирен тулысынча юкка чыгарырга сәләтле. Димәк, гөмбә тулысынча файдасыз булып чыга???

Әле алай гына да түгел, белгечләр кибет гөмбәләреннән дә тулысынча баш тартырга киңәш итә. Бактың исә, алар туфрактан барлык токсиннарны үзләренә сеңедерә ди. Ә без исә аларның кайда һәм нинди шартларда үстерелгәнлеген теләсәк тә белә алмыйбыз…

Менә шулай, җәмәгать! Имәндә икән чикләвек. Моңа кадәр мин,киресенчә, ашка бары тик кибет гөмбәсе генә салырга тырыша идем. Арасында агулы гөмбә булмаячак, күңелгә шулай тынычрак, янәсе. Ә монда, киресенчә, иң яхшысы – үзең җыйган гөмбә диләр. Кайсына ышанырга да белмәссең…

Шуңа күрә белгечләр балага 5 яшькә (!) кадәр гөмбә ашатуны тулысынча диярлек тыя. Бары тик 7 яшьтә генә баланы гөмбә белән яхшылап таныштыра башларга киңәш итәләр.

Менә нишләргә инде хәзер? Ничек кенә кызганыч булмасын, кызымның яраткан ашын пешерүдән баш тартырга туры киләчәк, ахрысы…

Сүз уңаеннан: тиздән гөмбә чоры башлана, җәмәгать. Белгечләр гөмбәгә нәни балаларсыз йөрергә киңәш итә. Бары тик шул вакытта гына баланың куркынычсызлыгын, иминлеген тәэмин итеп булачак, янәсе. Әгәр дә бергә барырга уйлагансыз икән инде, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз.

Сабыйларга агулы гөмбәне тоттырып та карарга ярамый! Бу очракта агулану куркынычы бермә-бер арта.

Баланы беркайчан да үзен генә калдырмагыз. Һәр адымын күзәтеп тору кирәк.
Гөмбәдән кайткач, баланың үз-үзен тотышына аеруча игътибарлы булыгыз. Аллаһы Тәгалә “Сакланганны саклармын”, — дигәнме әле?!

Яшь әни язмалары

 

Фото: www.pixabay.com | ekamelev

http://sabantuyjournal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев