Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Хәмергә карата мәхәббәт балаларга караганда өстенрәк?

    Бүгенге көндә тәҗел проблемаларның берсе - социаль яктан авыр шартларга куелган гаиләләрдә яшәүче балаларның һәм үсмерләрнең авыр хәле.

    Мондый гаиләләр район буенча 20гә якын исәпләнә, аларда 42 бала тәрбияләнә.

    Күпме бу, азмы? Шагыйрь әйтмешли, һәр заманның үзенең чире була дигәндәй, моңа тормыш чынбарлыгы итеп караргамы, әллә чаң кагаргамы? Хикмәт шунда, республика, ил буенча исәпли башласаң, социаль яктан катлау­лы шартларга куелган гаиләләр бик күпкә җыела шул. Россиядә әти-әнисе эчүчелек белән шөгыльләнгән, тиешле тәрбиядән мәхрүм балалар саны төгәл билгеле дә түгел. Сүз миллионнар турында бара. Димәк, чаң кагарга, бу мәсьәләгә җәмәгатьчелекнең игътибарын ныграк җәлеп итәргә кирәк. Күбебез әле битараф, бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, дип кенә сөйләшәбез. Битарафлык нәтиҗәсендә күрше-тирәбездәге йорт-фатирларда әтисе шикелле эчкече, әнисе шикелле җилбәзәк булачак балалар үсеп килә.

    Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ринат Билалов сөйли:

    - Шәмәрдәндә бер әни ке­ше (Сания дип атыйк) ике ирдән өч бала таба. Табуын таба, әмма аларны тәрбияләргә кирәклеген "оныткан", күрәсең. Мо­ңа ана кешенең спиртлы эчемлекләр белән дус булуы "гаепле". Аның хәмергә карата "мәхәббәте" балаларына караганда өстенрәк булып чыккан. Фатирда тәрбиянең "т" хәрефе дә булмый. Саниянең олы кызы үсеп җитә һәм әнисе юлына баса, хәтта аны да уздыра. Ирсез биш бала алып кайта.

    Үзе беркайда да эшләми, балалар пособиесе хисабына яши. Кичләрен фатирга килде-китте ир-атлар җыела. Саниянең икенче кызы да уйнаш­тан бала алып кайта. Аны тәрбияләргә уйламый, нәтиҗәдә ана булу хокукыннан мәхрүм ителә. Саниянең өченче баласы да (малай) тәртипсез булып үсә. Хокук бозу очраклары еш күзәтелә, инспекциядә учетка куела. Малай мәктәпне дә аттестат белән тәмамлый алмады, 18 яшькә җитеп, эчүчеләр санын тулыландырачак егет булып үсте.

    Шунысына игътибар итәргә кирәк: андый гаиләләр үрчүчән булып чыга. Әйтик, Сабада бер ир-егет балалы җилбәзәк хатын белән тормыш кора. Үзләренең дә өч балалары туа. Иң кечкенәсенә хәзер яшь ярым, ә ана кеше яңадан элекке гадәтен куа башлады. Өйдән югалып тора, балалар наз-тәрбия күрми. Беренче баласын тапканчы ук аракы белән дуслашуы үзенекен иткән. Ул малай акыл үсеше ягыннан артта калып, хәзер махсус мәктәптә белем ала. Килдебәк авылында Г-нар гаиләсен алыйк. Өч бала әтиләрен эчеп-исереп, тавыш-гауга чыгарганын күреп үсә, әни кеше дә бик йомшак характерлы булып чыга. Кечкенә чакта гаиләдә тиешле тәрбия булмау балаларга үзенең тискәре йогынтысын ясап өлгергән. Хәзер уку яшендәге уртанчы кыз капкадан алып кайтсаң, бакча ягыннан чыгып китү ягын карый. Һәрхәлдә мәктәпкә түгел. Г-нарның олы уллары төрмәдә утыра. Аларга тормышны алып баруда туганнары да төрлечә булышлык күрсәтә. Моны да дөрес аңламыйлар, Г-нар ярдәм көтеп яшәргә генә гадәтләнгәннәр.

    Гомумән, эчкече ата-аналарның психологиясе үзенчәлекле. Кайберләренең комиссия каршында басып торып та, йөзләрендә үкенүне белдергән чаткыларның эзе дә чыкмый. Кыскасы, кыен хәлдәгеләрне туры юлга чыгару өчен барлык чараларны күрергә тырышабыз. Һәр уңай нәтиҗә куандыра.

    Ринат Билалов «Ба­лигъ булмаган яшүсмерләрнең җәмәгать тәрбиячесе ту­рында»гы Закон­ны­ искә алды. Бер сүз белән әйткәндә, җа­ваплылыкка тартылган яисә полициянең балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә исәпкә алынучыларга әлеге Закон нигезендә җәмәгать тәрбиячесе беркетелә. Аларның тырышлыгы да сизелә икән. Мисалга, Җәмилә (исеме үзгәртелде) исемле ханым бала тәрбияләүдән читләшә. Комиссия килешкә буш суыткычка күршеләреннән винегрет, кишер салаты алып чыгып куя, әмма баласына ашарга рөхсәт итми. Түләмәгәч, газны, утны өзәләр. Аның белән җәмәгать тәрбиячесе дә күп эшли. Тырышлык бушка китми. Әминәнең кызы 18 яшькә җитеп, укуын аграр көллияттә дәвам итә.

    Быел комиссия 9 утырыш (шуның өчесе күчмә) үткәреп, 100гә якын материал караган. Аларның күбесе ата-аналарның балаларына тәрбия бирүдән читләшүләре уңаеннан әзерләнгән. Хәзерге вакытта 3 ана баласын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгән. Балалары вакытлыча приютка алынган ата-аналар кайчак җаваплы сәркатип бүлмәсе ишеген үзләре үк шакый. Шәмәрдәннән Э. әнисен ияртеп килгән иде. Әмма ул баласын кайтару өчен башта эшкә урнашырга кирәклеген оныткан. Шуңа күрә алар белән сөйләшү Ринат Билаловка авыр булды. Бик авыр тойгылар белән чыгып киттем. Нинди генә язмышлар үтми бит комиссия кулы аша. Бер уйласаң, әти-әниләренең эчкече булулары аркасында интегүче, балаларның ни гаебе бар. Алар язмышы өчен көрәшергә туры килә. Соңгы вакытта ананы баласын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итү өчен әзерләнгән материалларны суд аша үткәрү дә катлаулы.

    Әйе, мәхрүм итүләр кимрәк булсын иде. Әмма йомшаграк чаралар аналарның тәртибен уңайга үзгәртмәсә, кызлар әниләре үрнәгенә иярсә, нишләргә кала?

    Фәнил Мәүлетов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: