Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Җинаятьләр кими, җаваплылык арта

Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегендә район башлыгы Р.Миңнеханов, район прокуроры Р.Сәлахов, район суды рәисе Р.Закиров, РФ Тикшерү комитетының Арча районара бүлеге җитәкчесе урынбасары И.Әхмәтҗанов катнашында 2012 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәдә былтыр район территориясендә 2011 ел күрсәткече белән чагыштырганда җинаятьләрнең 40,1 процентка кимрәк теркәлүе билгеләп үтелде. Бигрәк тә урлашулар, үтерү белән янаулар, кыйнаулар кимегән. Шулай ук белә торып милеккә зыян салу, көчләү, куркытып акча алу, талау очраклары да кимү ягына үзгәргән. Шул ук вакытта кеше үтерү, белә торып башкалар сәламәтлегенә авыр зыян ки¬терү, алдау фактларының артуы күзәтелгән.
Күрелгән оператив чаралар нә¬ти¬җәсендә җинаятьләрнең 85,2 проценты ачылган. Әлеге күрсәткеч буенча без республикада - 3нче, ә икенче категориядәге территориаль органнар арасында 1нче урында торабыз.
Киңәшмәдә җәмәгать урыннарындагы оператив вәзгыять¬нең контрольдә булуы билгеләп үтелде. 2012 елда җәмәгать урыннарында теркәлгән 17 җинаятьнең 15е урамнарда кылынды, бу - 2011 ел күрсәткече белән чагыштырганда кимрәк. Элек хөкем ителгәннәр һәм аек булмаганнар тарафыннан эшләнгән җи¬наятьләр саны да азайды. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргәннәре өчен 1056 кешегә административ беркетмә төзелде. Эзләнүдәге 5 җинаятьченең дүртесе табылды.


Людмила Юзеева,
штаб начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев