Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

КҮҢЕЛ ЯКТЫЛЫГЫБЫЗНЫ ӨЛӘШИК

Төн... Караңгылык... Төп­сез чоң­­­­­­­­гыл төсле мине үз эченә тарта кебек...Кү­ңелдә шом, курку, билгесез­лек баш күтәрә, бөтен җанны ниндидер салкынлык өшетә.

Мин, яңа туган нәни песи баласы кебек, үземә яклау, җылылык һәм яктылык эзлим... Тик күпме генә бәргәләнсәм дә, юк, мин шу­шы караңгылыктан чы­гу юлын таба алмыйм...

Уянып киттем дә, нинди куркыныч төш күрдем дип, берникадәр хушымны җыя алмый яттым. Төшемдә күзләрем күрми икән дим. Йә Аллам, нинди куркыныч халәт икән бу. Җанөшеткеч салкынлык, йөрәкне, тәнне куырып ала торган билгесезлек һәм өметсезлек...

Сукыр кеше... Шулай ди­ю­гә, күз алдына ярдәмгә мохтаҗ, күңеле, рух кана­ты сынган кеше килеп ба­са. Юк, күрү бәхе­теннән мәхрүм булган кеше - караңгылык арасыннан да үзенчә якты дөнья, кояш нуры, төрле төсләр, җиһан матурлыгын таба алган көчле зат ул. Күңел күзе белән бу дөньяның бар матурлыгын "күреп" куллары аша изгелекне тоеп яшәүчеләр, кызганычка каршы, арабызда бик күп икән. Әмма алар күңел төшенкелегенә би­решмичә, үзара яр­дәм­ләшеп, язмышларына риза булып тыныч кына көн күрәләр.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Р.Галимова,

Бөтенроссия

сукырлар җәмгыятенең Саба җирле оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев