Көрәшче хатын мәйданнан чыкты да тантана итте
"Көрәштә иптәшләрен җиңгән кеше тугел,ә бәлки,нык ачуланган хәлдә сабыр итеп, үз ачуын җиңгән кеше генә көчле кеше дип санала (хәдис).
Соңгы елларда сабантуйны халык хатын-кызлар көрәшен тамаша кылырга аеруча көтеп ала. Быелгысы елны да шулай булды, радиодан сабантуйга чакырып яңгыраган игъланда бәйрәм программасын да әйтеп үттеләр. Капчык киеп йөгерү, колга башына менү, кашыкка йомырка салып узышу кебек элек-электән килгән уеннар читтә калып бара хәзер. Аның каравы гүзәл затлар бил алыша!
- Зимфира сал давай, бирешмә, син булдырасың!!! Давай, давай, уң яктан каер, - дип кычкырды мәйдан уртасындагы ир заты көч өстәргә теләгәндәй. Сабыр итә торганмени чыннан да? Зимфира көрәшә бит. Җиде ел буе хатын-кызлар арасында бил бирмәгән көчле хатын-кыз.
- Тфү, судья нәрсә карый? Кызыл сөлгеле көрәшче хәрәмләшә бит, аяк чала. Судья, чыгып баскач, судьялык ит, - дип тагын да ярсып лаф орды икенче бер җанатар. Көрәш кызганнан кыза бара. Эскәмияләрдә урын калмаганлыктан, яшел чирәмгә тезелеп көрәш күзәтүче ир затларының авызларыннан юешләре акты. Кайсы үз көрәшчесенә көч бирергә теләп үзләре дә сизмәстән яшел чирәм йолкыды, кайсысы кулындагы шешәсенең авызыннан гына сыра чөмерде. Их, татар ирләре, татар хатыннары, дип уйлады Сәрия шулвакыт. Көрәш мәйданы яныннан унике яшьлек улын алып китә алмый изалана иде ул. Шул сәбәпле, үзе дә, теләмәсә дә, мәйдан уртасындагы вакыйгага битараф кала алмый, ике хатын-кызның бер-берсен ега алмый азаплануларыннан ыңгырашулары колагына кереп, күңелен тетрәндерде.
- Әни, карыйк инде карыйк, кайсы апа егар микән, кайсы көчлерәк икән, - дип карышты Булат. - Ярый, үзе дә көрәш түгәрәгенә йөри, караса карасын, - диеп ризалашты ана. Әмма, үзе керфеген дә күтәреп тә күз салмады мәйдан уртасына, андагы хәл белән бер дә ризалашмады ул. Күзләрен йомды да, күңеленнән генә догаларын укыды.
Кинәт халык дәррәү күтәрелде. Яшел чирәме тапталып беткән сабантуй мәйданы үзе дә селкенеп куйгандай итте. Келәмгә сыеша алмыйча яшел чирәм өстенә лап итеп хатын-кыз гәүдәсе килеп төште. Берәүләр сызгырды, уррра кычкырды. Икенчеләр дөрес түгел, хәрәмләшү булмасын, билләрен бәйләп көрәштерергә кирәк, диеште.
Никадәр каршы булсаң да, эчендә җаны бар кеше башкалар язмышына битараф кала алмыйдыр ул. Сәрия дә, ни булды икән, ярдәм кирәкмиме дигән сискәнүле уй белән керфекләре арасына яшеренгән күзләрен зур ачып күтәрелеп карады. Аллага шөкер, бар да тәртиптә ахрысы, бил алышу төгәлләнгән икән. Алыптай гәүдәле Зимфира көндәшен салган. Тегесе дә ярсып киткән, үзен еккан батырны хәрәмләшүдә гаепли. Ике хатынның берсе дә бер-берсенә юл куя торганнардан түгел. Хәер, көрәшче хатын-кызлар канында юл кую кебек хис юктыр да ул. Аларда кызу канлылык, азарт яши. Ул көнге көрәш тә келәмдә бил алышуда гына тукталмады. Алыш хәзер телгә, сүзгә күчте. Спорт остасын еккан Зимфира үзенең көчле икәнлеген дәлиллисе килде. Спорт остасы, рус кызы Наташа да үзен хаклы санады. Ике көрәшченең берсе техникасын белеп, кагыйдәләр буенча бил алышса, икенчесе физик хезмәт башкарып чыныккан. Ярый әле баш судья нокта куйды. Зимфираны җиңүче итеп танып, батыр булуын игълан иткәч, призга дулкынлы мич бүләк иттеләр.
Келәмдә эшен бетереп, бүләген алып чыккач та, маңгай тирен сөртеп алды көрәшче хатын. Мәйдан читендә горурланып та, сабырсызланып та көтеп торган ирнең кулыннан шешәне тартып голт-голт су эчте дә, алдагы тамашаны карарга эскәмиягә килеп утырды. Бил алышуда килеп туган бар киеренкелеген чыгарып салгандай лач итеп аяк астына төкерде. "Белочка" кәгазен кыштырдата-кыштырдата симәнке чиртеп келәм уртасындагыларны күзәтүен дәвам итте. Кояш, җил ашаудан кызарган йөзенә киеренке көрәш вакытында тынычсызланудан бәреп чыккан тимгелләр аңа тагын да ярсулык өстәде. Башка берәү булса игътибар да итмәс иде, тик читтән генә күзәтеп утыручы Булатның әнисе Сәриягә бу сәер тоелды. И, хатын-кыз, Аллаһ Тәгалә биргән нәфислегеңне, гүзәллегеңне, саулыгыңны ник бу кадәр югалтасың икән син, - дип көрсенде.
Сабантуй көннәре шундый мавыктыргыч, ымсындыргыч бит ул. Кем батыр калган? Батырга нинди бүләк? Бүләкне юарга өлгергәннәрме? Һәр авылда диярлек шундый гадәти сораулы таң ата төнге сабантуйлардан соң. Хәер, күп урыннарда аны төнендә үк беләләр. Халык йоклап тормый бит андый сихри төндә.
*** **** ***
Зимфиралар нык, мул тормышлы гаилә. Күпләп мал-туар асрыйлар. Үзе дә фермада эшләгәнлектән бар хезмәт тә кул көче аша үтә. Чыннан да, андагы бетмәс-төкәнмәс энергиягә, көчкә сокланырлык. Йорт эчендәге тәртипкә исең китәрлек. Һәркемнең үз эше бүленгән, тәртипкә салынган бу гаиләдә. Аш-су, табын дәү әни карамагына тапшырылган. Бисмиллалы әни әзерләгән ризыклар гаиләдәгеләргә чыннан да бәрәкәт китерә.
Авыр хезмәттә чыныгу алып үскән Зимфирага тренировкалар да узып торасы юк. Кечкенә вакытыннан ук әтисе тирәсендә мал-туар янында кайнашты ул. Кулыннан көрәк-сәнәк төшмәде. Язга чыгуга көрәген тотып бакча китмәнләргә керешә, җәй җитсә печән чаба, аны берүзе ат арбасына төяп алып кайткан чаклары да бар. Бер караганда мин хатын-кыз, нәфис булырга тиеш, дип утыра алмый инде ул да. Абзардагы маллар ашарга сорап кычкыра, вакытында ашарына бирмәсәң усал үгез аратаны җимереп чыгарга да күп сорамый. Тормышка чыккач та кулыннан эш коралы төшмәде. Читкә китеп белем алырга да хыялланмады, туп-туры фермага китте. Анда капчык-капчык онын да күтәрәсе, ун-унбиш литрлы чиләкләргә салып дуңгызларга ботка да ташыйсы. Аның яшьлек чорында фермаларда бар хезмәт тә фәкать кул белән башкарылды. Хәзер генә ул кайбер яхшы районнарда сыер-бозауларны компьютердагы төймәгә басып ашатасы. Ферма тирәсендәге сазлы юлларга ябышкан пычрак резин итекне тартып алу өчен генә нинди көч кирәк иде аның яшьлегендә.
-Әни, Зимфира апа елый белмидер ул, әйеме, әнә бит ничек көчле. Күрше Хәйдәр абый кебек көрәшә. Хәйдәр абый да еламый бит, - диде Булат нәни бармакларын әнисенең учына салып. - Ә син елыйсың әни, җыр тыңласаң да, азан тавышы ишетсәң дә, Энҗе апа белән Марат абыйның җитәкләшеп урамнарын узганнарын күрсәң дә СөбханАллах, дип елыйсың, кунаклар кайтса да күзләрең яшьләнә.
-Әлхәмдулиллах, мин бит шатланып елыйм улым, Энҗе апаңнарны күрсәм тигез парларга куанам, кунаклар кайтса туганлык өзелмәгәнгә сөенәм, ә азан тавышы үзе үк күңелләрне сафлыкка чакыра.
- Ә нәрсә соң ул сафлык?
- Сафлык ул, улым, күңелеңдә кешеләргә карата ачулы булмау, анда бу әйбер бар, ник миндә юк дип кызыгып карамау.
Ул арада әллә каян гына давыллап җил чыкты. Тузан өермәсеннән качып Булат әнисенең куенына тагын да ныграк сыенды.
-Әни, киттеме җил, - дип пышылдады сары пошлак малай әнкәсе канаты астыннан томшыгын дөньяга чыгарган үрдәк бәбкәсе кебек.
-Узды улым, узды, кара урманга таба китте болыт.
- Әнкәем, кара, җил нинди көчле име. Су буенда никадәр тал ботакларын сындырган, бәрәңге сабакларын өзгәләп ташлаган.
Булат әнисе куеныннан чыгып, давыл, җил калдырып киткән җимереклекне күреп куркып калды. Күктәге кабат әйләнеп килүче кара болытны күреп, яңгыр башлангачы өйгә ашыктылар. Шунда малай рыясыз шатланып көлде дә асфальт юлга чүмәште. Таш юлны тишеп чыгып үскән ромашка чәчәге үзенә игътибарны аңлагандай селкенеп куйды.
-Менә бу ромашка чәчәге чыннан да көчле улым. Күрәсеңме, ташны тишеп чыгып та, моннан узучы юлчыларга ямь биреп үсеп утыра. Юлчылар да аңлый үзен. Шундый нәфис, нәзакәтле гөлнең авырлык белән таш астыннан чыгуын белеп, өзмиләр, таптамыйлар.
Малайның сөенечтән күзләренә яшь килде. Елауны көчсезлек, дип аңлаган нәни малай әнисе күргәнче яшьләрен сөртеп алды.
Сабантуй узганның икенче көңендә Сәрия медпунктка кузгалды. Авыл фельдшеры буларак та, намазлы укучы тәкъва хатынны авылдашлары да ихтирам итә. Бу юлы да кибет ишеген ачып керүгә шулай булды. Авылның айнымас сәрхуше Барый да сүгенгән җиреннән шып туктады. Тик, Сәрия ишетте, ишекнең теге ягында чактка, ул ярсый-ярсый кемгәдер, нидер аңлатырга тырыша иде.Сәриянең тыныч кына ипи алды да ишеккә чыгарга борылды. Тик, күтәрелеп карауга авылдашы, көрәшче Зимфираның усал карашына юлыкты. Ул да булмады, идәнгә гөрселдәп Барыйның исерек гәүдәсе килеп төште. Аллаһ Тәгалә фельдшерны шуның өчен кибеткә керткән диярсең. Башы өстәл почмагына эләгүдән тишелгән ярыктан шаулап кан акты,
-И, Зимфира, нишлисең инде, исерек белән булышмасаң, мине җавапка йөртәсез бит хәзер, көчем бар дигәч тә ник этттең аны, күреп торасың бит, сукмасаң, төртмәсәң дә егылырга тора, - диде сатучы Фирдәвес.
- Исереккә чуртым булсынмы, - диде көрәшче хатын горур кыяфәттә.
-Кая әле, бәйлик тизрәк, - дип Сәрия сумкасынан йод һәм марля чыгарды. Беренче ярдәмне күрсәткәч, ялварулы карашы белән Зимфирага төбәлде.
-Барыйны бу хәлдә кибет идәнендә калдыру ярамый, медпунктка алып барырга кирәк. Ярдәм итә алмыйсыңмы, - диде.
-Хәзер ат арбасына исерек салып, урам буйлап хур булып йөрисем калган, - диде көрәшче хатын.
Сәрия чарасызлыктан ни эшләргә белми аптырап торганда кибеткә улы килеп керде.
-Әни, Барый абый, нишләгән ул? Кибет алдындагы ташка егылганмы әллә?
-Моңарчы егылмый йөргән Барый бүген генә егылмас. Авылыңда көрәшче хатын булса да куркыныч икән, суга да ега, - диде сатучы малайга карап.
-Ярар, аның кадәре үк кирәкмәс Фирдәвес. Әйдәгез өчәү булса да култыклап пунктка алып барып карыйк. Юлда тагын берәр ир-ат очрамасмы ярдәмгә, - диде Сәрия.
Зимфира аларның артыннан көлеп карап калды.
-Ялгыз хатыннар шул сез, айныгач берегезгә булмаса берегезгә ярдәме тими калмас, - дип кычкырды урамны яңгыратып.
Кечкенә Булатның ныгырга да өлгермәгән беләкләре талды, өстендәге майкасы канга буялып бетте Барый абыйсын култыклап барып. Тик, менә шушы вакыйгада чын мәгънәсендә аңлады ул, көчлене егу көчлелек билгесе түгел, көчсезне егылган җиреннән тартып торгызуның көч икәнен!
Замирә Сәмигулина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев