Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Әни җылысы сатылмый

Әниемнең исеме - Хәлимә. Ул дөньядагы иң матур һәм иң яхшы әниләрнең берсе иде. Ә без - әтием һәм мин дөньядагы иң бәхетле гаиләләрнең берсе идек.

Ни өчен "иде" дим? Чөнки каты авыру 2013 елның эссе җәендә әниемне безнең арабыздан мәңгелеккә алып китте. "Әни" сүзен ишетүгә күзләремнән яшь бәреп чыга, аның белән үткәргән көннәр күңелдә истәлекләр булып яңара.

Әнием теплицада эшләде, эшен яратып, намус белән башкарды. Яшелчәләр һәм матур-матур чәчәкләр үстерү аның төп шөгыле булды. Шулай ук безгә дә бик игътибарлы иде әнием. Өебез һәрчак чиста итеп җыештырылган, тәрәзә төбендә шау чәчәккә күмелеп утыручы гөлләр, ул пешергән ризыкларның татлы исе, бүгенгедәй күңелне иркәли. Әнием белән үткәргән һәр мизгелнең кадерле һәм кабатланмас булуын, аны югалткан көннән ныграк аңладым. Мәктәптә дә һәрвакыт тырышып укыйм, укытучыларның сүзләрен тыңлыйм, тәртипле малай булырга тырышам. Әнием исән чакта минем җырлаганны яратып тыңлый, аеруча да:

"Кояш гомере телим мин,

Әнием сиңа" - дигәнен яратып, кат-кат җырлата иде.

Их, әнием дә исән булса! Яныннан бер дә китмәс идем, ул нинди генә йомыш кушса да,хәтта урамга уйнарга да чыкмый, барысын да үтәр идем. Аңламыйлар шул! Күп кенә балалар үзләренең никадәр бәхетле икәнлекләрен аңлап бетермиләр шул. Бәхет ул - әни янында, әни җылысын тоеп, ул пешергән ризыкларны авыз итүдә. Әни назын, әни җылысын бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуның өчен дә исән чакта әниләрегезне яратыгыз, кадерләгез һәм хөрмәтләп яшәгез.

Инсаф Газизов,

VII сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев