Саба таңнары

“Әнкәйне миңа каршы котыртып ятасың”, дип тотып ярды”

Сине санламаган кешене югалтудан курыкма. Артта калган, ике арада булган күперләр никадәр яктырак янса, киләчәктәге юллар да шундый якты була.

Беркөнне кызым, иренең елына багышлап, Коръән ашы үткәрде. Кеше шактый килгән иде. Күбесе – туганнар, балалар, оныклар. Элекке елларны да искә алып, сөйләшеп утырдык. Шунда кызым Азалия: “Әни, әти үлгәнгә дә байтактан бит инде. Аны гел оныттык. Әллә шуңа атап, берәр аш уздырасы инде?” – дип куйды. Мин ни әйтергә дә белмәдем. Бер караганда, инде үткән-беткән, мин дә картайдым. Галләм вафатынан соң да күп еллар узды. Балаларымның искә аласылары килгәч, алсыннар анысы. Тик минем аңа бәгърем каткан. Исемен дә ишетәсем килми. Дөньялыкта безгә күрсәткәннәре җитәрлек булды. Сөйләп бетерә торган да түгел.

Ул күрше авыл егете иде. Сугыштан соңгы еллар, ир-атларга кытлык. Авыл тулы – хатын-кыз. Галләм сугыштан кулын имгәтеп кайткан, колхозда бригадир булып эшләп йөри. Мин – тракторчы. Ирләр җитмәгәч, һаман безне йөртәләр. Шул вакытларда басуда танышып, очрашып киттек. Туйлар ясап тормадык, илленче еллар башында мин аларга килен булып төштем. Галләмнәр нәселе авылда каты куллы булуы, усаллыгы белән дан тоткан. Иремдә дә шул кан бит инде, әллә ни ерак китмәгән.

Без башта әйбәт кенә тордык сыман. Кайнана булган кеше баштарак пыр-пыр килеп йөргән иде, карусыз, сүз тыңлаучан булуым аркасында ошап куйдым тагын үзенә. Олырак ике киленгә дә мине үрнәк итеп куя, алар алдында мактый торган булды. Беренче баладан соң, озак тормадым, икенчесенә уздым. Шулай 4 бала – өч кыз, бер малай алып кайттым. Төп йортта булгач, кайнана балаларны карашты. Үзебез – көне буе эштә. Мин тракторны ташлап, фермага сарыклар карарга кердем. Галләм һаман бригадир. Бервакыт мин моның йөргәнен ишетә башладым. Авылда ирләре сугыштан кайтмаган яшь хатыннар күп иде, шуларның берсе белән чуала икән бу. Кайтмый калган төннәре дә була башлагач, мин бу турыда кайнанага әйттем. Сизмиме соң инде ана кеше, ул Галләмне әллә кайчан белеп йөргән икән. Мине жәлләп кенә сүз чыгармаган. Икәүләп, ир кайткач, аның белән сөйләшеп карарга булдык. Кая ди ул, ир тыңлап та тормады. Бер генә акырды. Сүз артыннан сүз китте, өйдә давыл купты. Балалар, куркышып, кайсы кай якка чыгып чапты.

Урманга утынга йөри идек. Бер баргач, Галләм мине: “Әнкәйне миңа каршы котыртып ятасың”, – дип, дилбегә белән тотып ярды. Күгәргән урыннарымны атналар буе каплап йөрдем. Шуннан бу ныклап эчә башлады. Бригадирлыктан чыгаргач, гади эштә йөрде. Кешегә эш эшли, лаякыл эчеп кайта. Кайта да, миңа кычкырырга тотына. Кызлар инде күнегеп бетте, аны күрү белән, күршеләргә чыгып китәләр. Кайнана да бер сүз әйтә алмый. Ахыр чиктә, бу мине урман каравылчысы Рәүповтан көнләшә башлады. Ул бу як урманнарын карарга килгәндә, безгә дә кереп чыккалый иде. “Сине Рәүпов болай иткән, тегеләй иткән”, – дип кычкыргалый торгач, күзенә дә күренә башлады. “Әнә, синең янга тәрәзәдән кереп бара!” – дип, берсендә төн уртасында уятып, пычак кайрарга тотынды. Олы кызым беренче класска керәсе елны мин, нык кыйналып, сырхауханәдә яттым. Шунда исполком тирәсендә эшләүче бер яхшы күңелле хатын белән таныштым. Ул аягы авыртып кергән иде. Кәшифә минем хәлләрне хәйран калып тыңлады. Аннан: “Син моның белән нигә шулай интегеп яшисең? Балаларың турында уйла, аларның киләчәген. Әйдә, район үзәгенә күчеп килегез. Үзем яшәргә урын табармын, ничек тә ярдәм итәргә тырышырмын”, – диде. Кәшифә сүзе күңелгә кереп калды бит. Әзрәк рәтләнү белән чыгып, авылга кайттым. Берсеннән-берсе кечкенә (иң бәләкәенә ике яшь иде) балаларны алып, районга күчтем. Ир безне җибәрмәскә бик тырышып карады. Ләкин Кәшифәдән курыкты ахырысы.

Без киттек тә бит, ә торыр урын юк. Кәшифә безне ферма өенә урнаштыруда ярдәм итте. Башкача кая барасың инде. Анда – көне буе кеше, балалар да шунда мәш киләләр. Олы кыз укый башлады. Аннан мәктәпкә икенчесе керде. Үзем көне-төне фермада эшлим. Тырышып эшләгәнне, интегеп яшәгәнемне күреп торалар бит инде. Берничә елдан миңа бәләкәй генә өй алып бирделәр. Анда күченгән көннәрне гомердә онытасым юк… Балалар куанычтан сикерешә, үзем дә очып кына йөрим. Ни дисәң дә, үз куышың бит инде.

Реклама

Галләм, мин киткәч, әллә ничә хатын белән яшәп карады. Берсе белән дә торып китә алмады. Районга килгәләп йөрде, тик мин аны кертмәдем. Еллар үтте, Галләм дә картайды. Чиргә сабышты. Аны бертуган сеңлесе картлар йортына урнаштырды. Мин аны әллә алып кайтыйк микән соң дигән идем, аннан кире уйладым. Үзәгемә нык үтте, чыраен да күрәсем килми иде. Галләм шунда, картлар йортында үлгән. Кайда күмелгәнен дә белмибез. Кызлар барып, карап йөргәннәр иде, таба алмаганнар.

Ярый, искә алу кирәктер дә инде ул. Беребез дә әүлия түгел. Ләкин моның кебек бәндәләр бик сирәк була торгандыр. Әле ярый аерылганмын, ничекләр яшәгән булыр идек дип, гомер буе уйландым, бер дә үкенмәдем. Балаларым – Аллага шөкер. Ипле, тәртипле булып үстеләр, инде оныклар, оныкчыклар бар. Ата, начар булса да, атадыр инде. Әнә бит: “Әтине дә, аш уздырып, бер искә аласы иде”, – дип торалар.

 

Фото:www.pixabay.com | mohamed_hassan

https://vk.com/wall-121064907_289 (Безнең авыл гыйбрәте)

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: